Пт, 2024 Мар 29
GROVE FAMILIES
Меню
Анекдот
Брежнев пришел в Мавзолей с внуком. Внук спрашивает:
— Дедушка, после смерти ты здесь будешь жить?
— Конечно, здесь.
Тут Ленин встает и говорит:
— Что вам здесь, общежитие, вашу мать?!
Наш опрос
Библиотека! Как вам удобнее?
Всего ответов: 15
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
Форма входа

Главная » Архив материалов
Әтәч 1933 1945 1957 1969 ... Читать дальше »
Просмотров: 883 | Добавил: 70radil | Дата: 2009 Фев 16 | Комментарии (0)

Элек hәр авылда, шәhәрдә бала тудырганда ярдәм итүче кендек әбиләре булган. Тулгак башлану белән кендек әбисе булачак анага бал каптырган. Бал тулгакны кузгатып җибәрә дигәннәр. Туган баланың авызына да бәхетле бул, тәүфыйклы бул дип, бал тидергәннәр. Аллаhы Тәгаләгә мактаулар, Пәйгамбәребезгә салаватлар әйтеп, әби баланың кендеген кискән, баланы юган. Кендекне далага ташламаганнар, юып, киптереп, ак киндергә чорнап, сандыкка салып куйганнар. Бала үскәндә өйдә булсын, кендеге белән өйгә берексен дип, күрәсең. Соңгылыкны юып җиргә күмгәннәр. Кендек әбисе бала тапкан хатынны да, баланы да теләкләр тели-тели өч мунча керткән.
Бәби туу хөрмәтенә бишек туе, бәби чәенә җыйганнар. Күчтәнәч, бүләкләр алып килгәннәр. Бер атна узгач, мулла Аллаhы Тәгаләнең ризалыгын өсти торган күркәм исем кушкан hәм дөньяда, ахирәттә бәхетле булсын, ислам динен куәтләүче, әти-әнисенә мәрхәмәтле булсын дип дога кылган. Хәлле кеше яңа туган балага атап корбан чалган. Бу Аллаhыга шөкрана кылуны аңлаткан. Ислам ... Читать дальше »
Просмотров: 1219 | Добавил: 70radil | Дата: 2009 Фев 15 | Комментарии (0)

Әгәр дә берәү хасталыкка төшә икән, гореф-гадәт буенча ул кеше тәрбиягә мохтаҗ санала hәм аның башын бәйләү, урын җәеп, шунда яткыру, ялгызын калдырмау тиешле эш күрелә. Хәбәрләрдән аңлашылганча, авыру вә хасталык адәм балаларына гәнаhлары өчен Аллаhы Тәгаләдән бирелә. Интегеп газаплану – шул гөнаhларның авырлыгы hәм аларны ярлыкау өчен Хак Тәгаләнең авырлыклар китерүе хакында сөйлиләр.
Киңәш. Авыруга калган кешегә улемнән куркуы ярый торган эш түгел, әмма үлемне исенә төшерергә ярамый дип белдерү дә дөреслеккә хилафлык китерә. Түшәккә ята торган авыру үлемне уена кертә ала, ләкин адым саен яки хәл белергә кергән кеше саен: «Мин үләрмен инде», — дигән кебек сөйләнү дә мөселманга хас сыйфат түгел. Үлемнән hичбер вакыт куркырга ярамый. Чөнки болай итеп бу кеше үлемне Аллаhы Тәгаләгә тиңдәш кыла. Хак мөселман өммәтләре бары тик Алланың үзеннән генә куркырга hәм аннан гына ярдәм көтәргә бурычлылар. Аллага шәриклек итү — гөнаh.
Шул ук вакытта үлемне искә төшермичә тору да яхшы түгел. ... Читать дальше »
Просмотров: 1084 | Добавил: 70radil | Дата: 2009 Фев 14 | Комментарии (0)

Кулыңдагы сызыкларны уку өчен багучы хиромант булу шарт түгел. Бу сәләт сезгә холкыгызны яхшырак белергә hәм үз мөмкинлекләрегезне бәяләргә ярдәм итәр. Кайсы кулыгыз белән язсагыз, шул кулны өйрәнегез.
Тормыш сызыгы. Иң әйбәте – озын hәм туры сызык. Әлеге сызык озынрак булган саен, билгеле инде, сезнең өчен яхшырак.
Баш сызыгы. Әгәр дә ул тормыш сызыгыннан аерылган булса, бу сезнең мөстәкыйль кеше икәнлегегез турында сөйли. Ә баш сызыгы тормыш сызыгы белән кисешү сезнең гаиләгә hәм гореф-гадәтләргә зур игътибар итүегезне аңлата. Тирән hәм бормалы булуы сезнең иҗади кеше булуыгызга ишарәли. Тормышчан фикер йөртүчеләрнең бу сызыгы туры була.
Йөрәк сызыгы. Ул сезнең чәнти бармак турысыннан башланып китә hәм баш бармакка таба юнәлә. Әлеге сызык күтәрелү юнәлешендә булса, бу сезнең йомшак күңелле булуыгыз турында сөйли. Сызыкның төшә баруы — басынкылык билгесе. Ә инде ул тирән дә икән, димәк, сез бик кызу канлы, темперам ... Читать дальше »
Просмотров: 1482 | Добавил: 70radil | Дата: 2009 Фев 13 | Комментарии (0)

Аллаh — Аллаhы Тәгаләнең 99 исеменең иң беренчесе. Бу исем бөек Хак Тәгаләнең башка исемнәреннән аермалы, чөнки башка исемнәрнең hәрберсе аңлаткан мәгьнәләрне бер сүз үзе генә дә ачыклый. Бу исем шул ук вакытта Исме Әгьзамдыр. Аллаhның башка исемнәре аерым-аерым мәгънәне аңлаткан дәлил булыр, бу исем бөтен сыйфатларны берләштерә. Димәк, Аллаh исеме Аның 99 исеме белдергән барлык мәгънәләрне дә эченә ала. «Аллаh» сүзенең шундый бер үзенчәлеге бардыр ки, Аллаh белән берәү дә уртаклаша алмый, икенче төрле әйтсәк, Аллаhтан башка бу исемнең бирелүе мөмкин түгел. Шуның өчен дә Коръән-Кәрим Аның исеме илә башлана.
Аллаhның барлыгын белеп, барлыгына инанып, Аның беркем вә бернәрсә белән дә уртаклыгы булмавына ышанып, гыйбадәт кылынырга бердәнбер Мәгьбүднең (коллык кылынырга тиеш булган зат) Ул гына булуын белү, калебен вә йөрәген Аңа мәхәббәт илә сугару. Бу ярату, башка сөюләрдән аермалы буларак, Аннан бераз курку вә сыенудыр.
Мөселман кеше бары тик Аңа гына гыйбадәт кылырга вә дәхи ярдә ... Читать дальше »
Просмотров: 3938 | Добавил: 70radil | Дата: 2009 Фев 12 | Комментарии (2)

Хәдис: Көннәрдән бер көнне Рәсүлулаh катына өч кяфер, ягъни мөселман булмаган өч бәндә хозур булалар. Ул кяферләр болай дип сорыйлар: «Йә, Мөхәммәд! Син Аллаhыдан гайре башка бер затны табынырлык дип танымыйсыңмы?» Рәсүлуллаh җавап урынына әүвәл «Лә иләhә иллал-лаhү» (ягъни Аллаhыдан гайре илаh юктыр) дип әйтә hәм соңра болай дип дәвам итә: «Мин әлеге кәлимәне таратмак максаты илә махсус бер рәвештә иңдерелдем hәм Мин барлык кешеләрне нәкъ әнә шул сүзгә дәгъвәт кыламын (чакырамын)», — ди. Нәкъ менә бу хәл илә баглы рәвештә «Куль әйиү мәйүл-кубра шәhадәтетән» дигән аять иңә. Аның тәрҗемәсе: «Шаhитлык өчен (гуаhлык өчен) тагы да үтемлерәк нәрсә бар?»
Шәрех: Рәсүлуллаh Мөхәммәд сәедел-Мостафаның (Аллаhының Аңарга догасы вә сәламе булсын) «Мин әлеге кәлимәне таратмак максаты илә (Пәйгамбәр-рәсүл буларак) махсус рәвештә иңдерелдем hәм Мин барлык кешеләрне нәкъ әнә шуңа дәгъвәт кыламын» дигән сүзләре ул кәлимәне таратмак өчен бары тик Мөхәммәд пәйгамбәрнең җибәрелүен белдерми, әлбәттә. Бә ... Читать дальше »
Просмотров: 3831 | Добавил: 70radil | Дата: 2009 Янв 31 | Комментарии (0)

Синең юлың, и мөселман, бер йортка эш белән китерсә hәм син анда килеп керүгә беркемне дә күрмәсәң, барыбер сәламеңне юлларга онытма. Синең ул иминлек хәбәреңне йорттагы фәрештәләр ишетерләр вә сәламеңне кабул итеп кире кайтарырлар. Шуңа күрә дә кешесе өендә күренми икән, болай дип әйт: "Әссәламү галәйнә вә галә габдуллаhис-салихин!" (Мәгънәсе: «Аллаhы Тәгаләнең саклавы безнең үзебезгә булсын hәм дә Аллаhы Тәгаләнең изге колларына булсын!»)    Әгәр дә кергән йортта күмәк берничә кеше булса, аларның барчасына бердәй сәлам җиткерү тиешле. Бу очракта ачык итеп: "Әссәламү галәйкүм вә рәхмәтуллаhи вә бәрәкәтүh!" — дип әйтергә hич онытырга ярамый. (Мәгънәсе: «Аллаhы Тәгалә сезнең белән саклаучы булсын вә Аллаhы Тәгаләнең рәхмәте ирешсен, hәм дә сезгә бәхетләр бирсен!») Мондый да күркәм сүзләр белән хәбәрләшеп күрешү бик куанычлы вә сокландыргыч, шунлыктан бәндәләргә иман нуры иңәр, күңелләреннән кайгылары китәр, өммәтнең нигезләре тагын да төзекләнер, үз күңелең вә җаның хозур ... Читать дальше »
Просмотров: 937 | Добавил: 70radil | Дата: 2009 Янв 30 | Комментарии (0)

Юкка гына күзләрне «күңел көзгесе» димиләр бит. Зур күзләр хисчәнлек hәм еш кына әйдәп баручанлык сәләте турында сөйли. Күз кабагындагы күпсанлы җыерчыклар хакимлеккә омтылучанлык билгесе. Бик «түгәрәк» күзләр хыялый, ялкау hәм хәтта әле ялганчы кешеләрдә дә була. Уртача зурлыктагы күзләр тотрыклы, йомык холыклыларда, сирәк кенә тәкәбберләрдә була. Кечкенә кара күзләр йөгерек акыл, кызыксынучанлык hәм еш кына телгә осталык турында сөйли; әгәр дә инде алар түгәрәк hәм гел йөреп тора икән — сак булыгыз, сезнең каршыда циник hәм ялганчы. Озынча күзләр — акыллылык; кысып караучы, эчкә баткан күзләр үтө күрүчөнлек hәм шикләнүчәнлекне, кайвакыт хәйләкәрлек hәм хөсетлекне чагылдыра. Эчкә баткан күзләр, гомумән, тормышта уңышсызлыклар күп булу билгесе, хәйләкәрлек, шикләнүчәнлек hәм хөсетлек тә шуннан килә. Ачык караш, түгәрәк күзләр тирәсендәге «каз тәпиедәй» җыерчыклар (әгәр алар горизонталь урнашкан булса) акыллы, сизгер кешедә була. Сфинкс күзләре (озынча күзләрнең почмаклары өскәрәк күтәр ... Читать дальше »
Просмотров: 1860 | Добавил: 70radil | Дата: 2009 Янв 29 | Комментарии (0)

Иреннәр күп нәрсә турында сөйли ала. Кечкенә авыз тормыш мәшәкатьләре белән күп көрәшүчедә була. Йомшак холыклары аркасында да алар күп кыенлыклар күрәләр. Зур авыз — көчлелек сыйфаты (хатын-кызларда да). Хисчән кешеләрнең авызы кечерәк кенә була, ирен почмаклары аска төшеп тора. Кысылган нечкә иреннәр вакчыллык hәм бераз кырысрак холык турында сөйли. Чыгынкы өске ирен кыюсызлыкны, ә аскы чыгынкы ирен эгоистлыкны күрсәтә.
Көлгәндә кеше кулы белән авызын каплый икән, димәк, ул үз-үзенә ышанмый, күләгәдәрәк калырга ярата, үз эчендә чокчынырга hәм үзен-үзе бик нык тәнкыйтьләргә хирыс. Тиз ышанучан кеше көлгәндә башын артка ташлый; хыялый үзе дә сизмәстән битенә яки чәченә кагылып ала, ә халәте кәефкә бәйлеләр көлгәндә борынын җыера.
Колаклар... Озын колаклар (кашлардан биегрәк) — акыл дәрәҗәсенең бик зур булу билгесе; озынлык күз тигезлегендө булса — акыл дәрәҗәсе уртачадан югарырак. Кечкенә, юан, ятып тора торган колаклар кайвакыт вакчыллык, үчлелек, алдакчылык турында, ә озын тар ... Читать дальше »
Просмотров: 1112 | Добавил: 70radil | Дата: 2009 Янв 28 | Комментарии (1)

Нык үскән аскы казна — кешедәге суперменлык билгесе, чокырлы ияк — баш әйләндерүченеке, кысык күзләр «хәтәр хатын» дигән сүз... Кеше йөзе турында без белген серләр, мөгаен, шушылардан артмыйдыр да. Алай да, күзәтүчәнлекне арттырыр өчен генә булса да, бераз физиогномика белен шөгыльләнү дә зыян итмидер.
«Йөзне уку» сәнгатенә түземлелек белән hәм бик озак өйрәнергө кирәк, бу аңлашыла да, чөнки игътибарга лаеклы иң характерлы билгеләр генө дә 130га якынлаша. Япон физиогномистлары, мәсәлән, күздән генә дә 40 билге тапканнар. Йөзнең 40 яшьтә генә формалашып җитүен дә истән чыгармаска кирәк. Борын тулы гына мәгълүмат бирә. Озын борын — көчле шөхес. Шуның өстенә әле ул туры да булса, димәк, без нечкә хисләргә бирелмәүче материалист белән эш итәбез дигән сүз. Мондый борынлы кешенең күзләрө дә зәңгәр булса, аның тормышка таләпләре бик зурдан. Өстендө бөкресе булган кимерчәклө озынча борын караңгы чырайлы, тәкәббер кешеләрдә очрый. Кыска борын ачык күңел hәм оптимистлык турында, җәенке борын ... Читать дальше »
Просмотров: 1402 | Добавил: 70radil | Дата: 2009 Янв 27 | Комментарии (0)

« 1 2 ... 5 6 7 8 »
Поиск
Друзья сайта
  • Мой канал YouTube
  • На Україні є футбол?
  • Календарь
    «  Март 2024  »
    ПнВтСрЧтПтСбВс
        123
    45678910
    11121314151617
    18192021222324
    25262728293031
    Картинка
    У нас искали
    lost alpha свалка тайник в контейнер�
    тайник наверху ба
    как снова выровнять обс
    выровнять обсидиановые мет�
    тайник копченого
    какой прицел идет на грозу в �
    Copyright MyCorp © 2007-2024