Анекдот |
Покупатель приходит в магазин, а купить нечего — пустые прилавки. Он начинает возмущаться: — Такого безобразия нигде нет! Что только делает правительство, о чем оно думает? К нему подходят двое в штатском и оттесняют в угол. — Вы кого ругаете, гражданин? — Да вот ругаю царей Романовых! — При чем тут Романовы? — Как же! Триста лет правили, а продуктов запасли только на семьдесят лет! |
Статистика |
Онлайн всего: 1 Гостей: 1 Пользователей: 0 |
|
Главная » 2010 » Апрель » 14 » ҖИР АСТЫНДА 147 КӨН ЯТКАН
19.12.02 ҖИР АСТЫНДА 147 КӨН ЯТКАН |
Һәркем рекордны үзенчә куя: кемдер биек тау түбәсенә менә, кемдер диңгез төбенә төшә. Ә менә инглиз Джефор Смит рекорд кую өчен җир астын сайлаган. Үз исемен мәңгеләштерү өчен ул 5 ай буена диярлек — 147 көн табутта яткан. Смит кереп урнашкан «агач бушлат»ны, бөтен кагыйдәсенә туры китереп, аның өе тирәсенә күмәләр. «Мәрхүм рекордчы»ның шартлары начар булмый: махсус ярык аша ул көн дә ашамлык һәм су алып торган, туганнары белән сөйләшеп яткан. Аларның киңәшләре профессиональ характерда була: табутта яту буенча Европада утыз ел элек куелган рекордның иясе, баксаң, шул ук Джефорның анасы булган икән. Ул җир астында 101 көн ятып чыккан. «Тере мәет» файдасына хәтта әле шактый гына капитал да тупланган, чөнки аны күреп сөйләшергә теләүчеләрдән берәр фунт стерлинг җыйганнар. Әмма, уңайлы шартларда ятуына карамастан, Смит җир астыннан әйләнеп кайтуына чиксез шатлана. «Күкне һәм кояшны бик тә күрәсем килде. Икенче кабат инде табутка чын мәгънәсендә үлгәч кенә кереп ятармын», — ди ул. |
Просмотров: 800 |
Добавил: 70radil
| Рейтинг: 0.0/0 |
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи. [ Регистрация | Вход ]
|
|
У нас искали |
как снова выровнять обс lost alpha свалка тайник в контейнер� тайник копченого тайник наверху ба какой прицел идет на грозу в � выровнять обсидиановые мет� |
|