Анекдот |
Осенней ночью к лорду Гамильтону зашел слуга и доложил: — Сэр, ваша жена сегодня должна разрешиться пятым ребенком. Гороскоп предсказывает: если родится мальчик, то умрет жена; если родится девочка, то умрете вы; если родится двойня, то умру я. Лорд потеплее укрылся пледом и сказал: — Идите к леди и облегчайте ей роды. Через некоторое время слуга возвращается к лорду и говорит: — У вас родилась девочка, сэр! И упал замертво. |
Статистика |
Онлайн всего: 1 Гостей: 1 Пользователей: 0 |
|
Главная » 2009 » Январь » 29 » СИНЕҢ КҮЗЛӘР...
|
Юкка гына күзләрне «күңел көзгесе» димиләр бит. Зур күзләр хисчәнлек hәм еш кына әйдәп баручанлык сәләте турында сөйли. Күз кабагындагы күпсанлы җыерчыклар хакимлеккә омтылучанлык билгесе. Бик «түгәрәк» күзләр хыялый, ялкау hәм хәтта әле ялганчы кешеләрдә дә була. Уртача зурлыктагы күзләр тотрыклы, йомык холыклыларда, сирәк кенә тәкәбберләрдә була. Кечкенә кара күзләр йөгерек акыл, кызыксынучанлык hәм еш кына телгә осталык турында сөйли; әгәр дә инде алар түгәрәк hәм гел йөреп тора икән — сак булыгыз, сезнең каршыда циник hәм ялганчы. Озынча күзләр — акыллылык; кысып караучы, эчкә баткан күзләр үтө күрүчөнлек hәм шикләнүчәнлекне, кайвакыт хәйләкәрлек hәм хөсетлекне чагылдыра. Эчкә баткан күзләр, гомумән, тормышта уңышсызлыклар күп булу билгесе, хәйләкәрлек, шикләнүчәнлек hәм хөсетлек тә шуннан килә. Ачык караш, түгәрәк күзләр тирәсендәге «каз тәпиедәй» җыерчыклар (әгәр алар горизонталь урнашкан булса) акыллы, сизгер кешедә була. Сфинкс күзләре (озынча күзләрнең почмаклары өскәрәк күтәрелеп торса) нечкә холыклыларда була. Кузнең төсе яшәү көченең ни дәрәҗәдә булуы турында сөйли. Кара, көрән hәм яшел күзләр тормыш энергиясенең тулылыгын чагылдыра, аның каравы, ачык төстәге күзлеләрдә ул, ихтыяр көче кебек үк, җитенкерәп бетми. Җете зәңгәр күзлеләргә хисчәнлек, киң күңеллелек, күндәмлек хас. Тонык зәңгәр күз тыныч, салкын кешеләрдә була. Ачык көрән күзләр — оялчанлык, ә тимер ялтыраулы коңгырт-кара күзләр энергия, нык ихтыяр hәм хезмәт сөючәнлек турында сөйли. Соры күзләр — яхшы күңеллелек, намуслылык билгесе. Сары күзлеләрдән (түгәрәк яки кысылган) сакланыгыз — Көнчыгышта мондый күзләрне юлбарыс күзе диләр, ә бу ерткычның холкын барыгыз да белә. |
Просмотров: 1872 |
Добавил: 70radil
| Рейтинг: 0.0/0 |
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи. [ Регистрация | Вход ]
|
|
У нас искали |
тайник копченого как снова выровнять обс lost alpha свалка тайник в контейнер� тайник наверху ба какой прицел идет на грозу в � выровнять обсидиановые мет� |
|