Вс, 2024 Май 19
GROVE FAMILIES
Меню
Анекдот
Двое в ресторане.
— Ты знаешь разницу между Брежневым и Швейком?
— Нет, не знаю.
— Швейк умненький, а строит дурачка, а Брежнев — наоборот.
— А Вы знаете разницу между Вами и официантом?
— Нет.
— Официант останется здесь, а Вы пойдете со мной. — Показывает удостоверение КГБ.
— А Вы знаете разницу между нами?
— Нет.
— И я нет. — Показывает такое же удостоверение КГБ.
Наш опрос
Библиотека! Как вам удобнее?
Всего ответов: 15
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
Форма входа

Главная » 2009 » Январь » 31 » ТӘҺЛИЛ ӘЙТҮНЕҢ ӘҖЕРЕ
17.42.32
ТӘҺЛИЛ ӘЙТҮНЕҢ ӘҖЕРЕ
Хәдис: Көннәрдән бер көнне Рәсүлулаh катына өч кяфер, ягъни мөселман булмаган өч бәндә хозур булалар. Ул кяферләр болай дип сорыйлар: «Йә, Мөхәммәд! Син Аллаhыдан гайре башка бер затны табынырлык дип танымыйсыңмы?» Рәсүлуллаh җавап урынына әүвәл «Лә иләhә иллал-лаhү» (ягъни Аллаhыдан гайре илаh юктыр) дип әйтә hәм соңра болай дип дәвам итә: «Мин әлеге кәлимәне таратмак максаты илә махсус бер рәвештә иңдерелдем hәм Мин барлык кешеләрне нәкъ әнә шул сүзгә дәгъвәт кыламын (чакырамын)», — ди. Нәкъ менә бу хәл илә баглы рәвештә «Куль әйиү мәйүл-кубра шәhадәтетән» дигән аять иңә. Аның тәрҗемәсе: «Шаhитлык өчен (гуаhлык өчен) тагы да үтемлерәк нәрсә бар?»
Шәрех: Рәсүлуллаh Мөхәммәд сәедел-Мостафаның (Аллаhының Аңарга догасы вә сәламе булсын) «Мин әлеге кәлимәне таратмак максаты илә (Пәйгамбәр-рәсүл буларак) махсус рәвештә иңдерелдем hәм Мин барлык кешеләрне нәкъ әнә шуңа дәгъвәт кыламын» дигән сүзләре ул кәлимәне таратмак өчен бары тик Мөхәммәд пәйгамбәрнең җибәрелүен белдерми, әлбәттә. Бәс, барлык пәйгамбәрләр әнә шул кәлимәне адәм балаларына ирештерү өчен иңдерелгәннәр hәм әлеге мөбарәк вазыйфа аларның hәммәсенә йөкләнмеш булган. Димәк, ул изге илчеләрнең hәммәсе дә кешелек дөньясын шул кәлимә янына тупланырга чакырган. Адәм галәйhис-сәламнән алып пәйгамбәрләрнең ахыргысы вә иң яхшысы булган Рәсүлуллаh Мөхәммәд Мостафага кадәр әлеге мөбарәк вә илаhи Кәлимәи Шәрифәне халыклар вә кавемнөргә җиткермәгән, ирештермәгән вә хәбәр итмәгән бер генә дә рәсүл-илче булмаган. Бу Кәлимәи Шәрифә шулкадәр олуг вә шулкадәр мөбарәк ки, хәтта пәйгамбәрләр вә hәр тугры-дөрес диннәр аны кешеләргә җиткереп-ирештереп торганнар hәм аңа хезмәт иткәннәр. Бәс, hәр дөрес вә хак дин әлеге мөбарәк Кәлимәи Шәрифәгә нигезләнеп тора. Бу мөбарәк кәлимәне ныгытмак вә тагын да расламак өчен түбәндәге Коръән аяте иңдерелгән hәм анда Аллаhы Тәгалә Рәсүлуллаh вазыйфасын Үзе шаhитлык итә ки: «Әйт, шаhитлык өчен тагы да үтемлерәк (мөhимрәк) нәрсә бар?» Башка бер хәдискә бинаән кем дә булса «Лә иләhә иллал-лаhү» дисә, Аллаhы Тәгалә аны раслый hәм болай ди: «Минем колым хак сөйли, Миннән гайре hичкем дә табынуга лаек түгел».
Хәдис: Гайсә (Иисус) пәйгамбәр болай дигән булган: «Кыямәт көнендә Мөхәммәд хәзрәтләренең өммәте иң абруйлы дип табылыр, чөнки аларның авызлары кәлимәне әйтеп торуга күнеккән, ә башка пәйгамбәрләрнең өммәтләре болай булуны бик авыр дип тапкан булганнар. Ул кәлимә «Лә иләhә иллал-лаhү»дер».
Шәрех: Бәс, Рәсүлуллаh Мөхәммәд галәйhис-сәламнең өммәте шул Кәлимәи Шәрифәгә багышланмыш тәхкыйктыр hәм бу хосуста ул башка барлык өммәтләрдән күпкә алда тора. Йөзәр меңләгән, ул да түгел, миллионлаган суфилар (изге кешеләр) булмыш вә ул суфиларның hәммәсе йөзләгән шәкертен тәрбияләгән. Алар hәммәсе дә Кәлимәи Шәрифәне көн саен меңләгән мәртәбә кабатлап торганнар вә бу эшне эшләүдән hич тә авырсынмаганнар. «Җәмигул-Өсүл» китабында язылганча, «Аллаh» сүзе көненә иң кимендә биш мең мәртәбә кабатланырга тиеш hәм югарыга таба санының чиге юк. Инде суфиларга килсәк, аларга бу кәлимәи мөбарәкне көненә егерме биш мәртәбә кабатлау тиеш булган икән. Әлеге «Лә иләhә иллал-лаhү»не әйтмәк саны «Мәшәех» киңәшенө күрә үзгәрә алган. Бу мәгьлүмат югарыда хәбәр ителгән Гайсә хәзрәтләренең (галәйhис-сәлам) сүзләрене нытытмак-расламак өчен телгә алынды.
Просмотров: 3877 | Добавил: 70radil | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Поиск
Друзья сайта
  • Мой канал YouTube
  • На Україні є футбол?
  • Календарь
    «  Январь 2009  »
    ПнВтСрЧтПтСбВс
       1234
    567891011
    12131415161718
    19202122232425
    262728293031
    Картинка
    У нас искали
    какой прицел идет на грозу в �
    выровнять обсидиановые мет�
    тайник копченого
    lost alpha свалка тайник в контейнер�
    тайник наверху ба
    как снова выровнять обс
    Copyright MyCorp © 2007-2024