Анекдот |
На предвыборном собрании присутствуют отец с сыном. За трибуной претендент. Сын спрашивает: — Папа, а почему этот претендент качается, когда говорит? — В движущуюся мишень труднее попасть, сынок! |
Статистика |
Онлайн всего: 1 Гостей: 1 Пользователей: 0 |
|
Главная » 2010 » Апрель » 21 » ТАВЫК БОТЫН ПЕШЕРҮ СЕРЛӘРЕ
16.46.29 ТАВЫК БОТЫН ПЕШЕРҮ СЕРЛӘРЕ |
Сез тавык ботын (окорочка) ничегрәк кыздырасыз? Мөгаен, боздан эрегәнен дә көтми, табага атасыздыр. Тагын ни эшләтеп була инде аны, янәсе. Ә шул тавык ботыннан телләрең йотарлык итеп ризык әзерләргә була. Бу тавык ботларын безгә җибәрүче Техаста да бик назланып тормый гына, өстенә куе итеп борычлы кетчуп сибәләр дә янып торган күмер өстенә куелган тимер рәшәткәгә тезеп пешерәләр икән. Ә иренмәгән кешегә гади генә нәрсәдән дә гаҗәеп нигъмәтле ризык әзерләргә була. Иң башта тавык ботларын эретик. Аннары маринадлап — тоз һәм кызыл борыч, төелгән кинза орлыгы белән ышкыйк. Уңайлы савытка салып, өстенә су һәм лимон согы (3:2 күләмендә) бөркеп, түгәрәк кара борыч һәм алкалап туралган суган өстик. Сәгать ярым «пресс» астында тотып, бот итенә угыч аша чыгарылган сарымсак һәм кетчупны нечкә пычак очы белән төртеп чыгыйк. Бу эш күп вакытны да алмас, шул ук вакытта ризыкка аерым тәм дә бирер. Ә тиресе матур алсу төсле булсын дисәгез, өстенә сыек май сөртегез. Аннары ботларны табага тезеп, өстенә аз гына су бөркеп духовкага куегыз. 10-15 минут үткәч, табадагы шулпаны тавык өстенә сибегез. Әйбәт кызган духовкада «окорочка» 30-35 минуттан әзер булыр. Озак кыздырсагыз, ул катып китәргә мөмкин. Ә тавыкны мичтән алгач, тозлы кыяр, пешерелгән кишер алкалары, яшелчәләр белән бизәгез. |
Просмотров: 1274 |
Добавил: 70radil
| Рейтинг: 0.0/0 |
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи. [ Регистрация | Вход ]
|
|
У нас искали |
тайник копченого какой прицел идет на грозу в � как снова выровнять обс тайник наверху ба выровнять обсидиановые мет� lost alpha свалка тайник в контейнер� |
|