Сб, 2026 Фев 28
GROVE FAMILIES
Меню
Анекдот
Идут Ленин и Троцкий по улице, видят: три большие буквы — МОС...
— Что это? — спрашивает Ленин у Троцкого.
— Не знаю.
— И я не знаю. Спросим того еврея. Ей, товарищ, что это за вывеска?
Еврей перебегает на другую сторону улицы и кричит в ответ:
— Можете Оба Сдохнуть!
Категории раздела
Мои статьи [49]
GamerStuff [268]
Наш опрос
Библиотека! Как вам удобнее?
Всего ответов: 18
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
Форма входа
Главная » Статьи » Мои статьи

Тест
Белгечләр фикеренчә, өйдәге эшләрне бергәләп эшләү ир белән хатын арасын ныгыта. Ә сезнең өйдә хәлләр ничек?
Тест сорауларына, катгый рәвештә, «МИН» дип җавап бирә аласыз икән, үзегезгә бер очко язып куегыз.
1. Сезнең кайсыгыз киеренкерәк тормыш белән яши?
2. Балалар турында кайгырту кем өстендә?
3. Балалар үз проблемалары белән күбрәк кемгә мөрәҗәгать итәләр?
4. Ата-аналар җыелышына күбрәк кем йөри?
5. Балалар бакчасында, мәктәптә hәм өйдә узучы бәйрәмнәрне оештыруда кайсыгыз катнаша?
6. Балалар тәрбиясенә багышланган китапларны кайсыгыз укый?
7. Кайсыгыз эштән соңрак кайта?
8. Сезнең гаиләдә өйдәге авыр эшләрне кем башкара?
9. Кайсыгыз күңел төшенкелегенә күбрәк бирелүчән?
10. Эшендә кайсыгыз киеренкерәк эшли?
11. Кайсыгыз эшкә барганда озаграк вакыт сарыф итә?
12. Гаилә турында кайсыгыз күбрәк кайгырта?
13. Кайсыгыз тизрәк кызып китә?
14. Иң зур игътибар сорый торган эшләрне кайсыгыз башкара?
15. Ашарга кем пешерә?
16. Кибеткә кем йөри?
17. Кайсыгыз тегә hәм бәйли?
18. Керне кем юа?
19. Өйне кем җыештыра?
20. Өйдәге вак-төяк төзәтү эшләрен кем башкара?
21. Кайсыгыз янына күршеләр hөм дуслары күбрәк килә?
22. Туган-тумача белән бәйләнешне кайсыгыз тота?
23. Бөтен гаилә исеменнән хатларны кем яза?
24. Ут, газ, телефон өчен кем түли, гәҗит-журналларга кем языла?
25. Эт, песи, балыкларга кем ашарга бирә?
26. Бүлмә гөлләрен кем үстерә hәм бакча эшләрен күбрәк кем алып бара?
27. Кайсыгызның буш вакыты күбрәк?
28. Балаларга дәрес әзерләгәндә кем ярдәм итә?
29. Гаилә бюджетын кем планлаштыра?
30. Ничек ял итүне кайсыгыз хәл итә, соңгы сүзне кем әйтә?
• Әгәр дә сез 22 очко җыйсагыз, гаиләдәге эшләрнең идеаль бүленеше турында сүз алып баруы авыр. Сез үзегез турында, ни өчендер, бер эшне дә башкарып чыга алмам дип уйлыйсыз. Әмма ихлас күңелдән микән соң бу? Бу уйларыгызны җиңеп, тизрәк гомуми мәшәкатьләргә кушылырга киңәш итәбез. Ә хатыныгызга (ирегезгә) сезнең кечкенә генә уңышларыгызны да күрә белергә, уңышсызлыклар өчен ачуланмаска кирәк.
• Әгәр дә сез 13 тән 21 гә кадәр очко җыйсагыз, гаиләгез нык hәм дус — сезнең каршыда эш бүлешү проблемасы тормый. Шулай дәвам итегез.
• Әгәр дә 12 яки аннан да кимрәк очко җыйган булсагыз — димәк, сез өй эшләре гадел бүленгән дип саныйсыз. Ләкин сез бик нык ялгышасыз. Хатыныгыз (ирегез) йөкне сезгә караганда күпкә артыграк тарта. Ризасызлыкның эчкә җыелып, шартлап чыгуын көтеп тормагыз. Мәшәкатьләрнең беразын гына булса да үз җилкәгезгә дә алыгыз, гаилә атмосферасының яхшырып китүен шунда ук тоярсыз.
Категория: Мои статьи | Добавил: 70radil (2009 Янв 29)
Просмотров: 1720 | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Поиск
Друзья сайта
  • Мой канал YouTube
  • На Україні є футбол?
  • У нас искали
    гта са назад в будущее
    тайник стол разработчиков сталкер
    сталкер лост альфа енхенсонт эдишн арт на сытость
    мод лост альфа список оружия
    сталкер лост альфа артефакты и их свойства
    Lost alfa тайник дико горячо
    ящик с общаком лост альфа не активен
    lost alpha артефакты не снижают радиацию
    ladc extended 2.87 тайник корпус двигателя
    схрон под напряжением
    Скачай-ка
    [2014 Мар 21][Peds]
    Angelina Jolie (0)
    Почитай-ка
    [2013 Апр 01][S.T.A.L.K.E.R — Чисте небо]
    Гид по квестам (0)
    Посмотри-ка
    Copyright MyCorp © 2007-2026