Анекдот |
— Подсудимый, расскажите суду о Вашем плане ограбления банка. — Не могу, в зале много моих конкурентов. |
Статистика |
Онлайн всего: 7 Гостей: 7 Пользователей: 0 |
|
ЮЛГА ЧЫГУ ВӘ СӘФӘР
Юлга чыгар алдыннан ике рәкәгать намаз укыганнан соң бу доганы әйтергә кирәк: «Бисмиллаhи вә амәнтү билләhи вә игьтасамтү билләhи вә тәвәккәлтү галәлләh вә лә хәүлә вә лә куввәтә иллә билләhиль-гъалиил-гъазыйм...» Болардан соң юлчы сәфәргә кузгалганчы берничә сүрә укыр, барчасын да «Бисмилла» белән башлар. Туганнар белән күрешү, юлга чыгуы хакында аларга хәбәр бирү сөннәт буенча тиешле гадәтләрдән санала. Бергә юлаучы кешеләргә hич бер-берсен ташлау, калдыру рөхсәт ителми. Ризыкланган вакытларында табын ясау вә барысы да бергә утырып ашау таләп ителә. Әгәр дә берсендә ризык затлырак күренсә, аның бурычы — башка иптәшләренә дә аны бүлеп бирү, бергә-бергә туклану. Ялгызың гына качып ашау яман гадәттән санала. Юлда барган вакытта мосафирлар бер-берсенә ачык йөз күрсәтергә, үз максатларыннан хәбәрләр бирергә киңәшләр сорарга тиешлеләр. Әмма үзара ачуланышу hәм берәүне рәнҗетү, яки берәүгә рәнҗү, караклык кебек эшләр аларда курелергә тиешле түгел. Хатын-кыз өчен үзләре генә ялгыз сәфәргә чыгу шәригать тарафыннан киңәш ителми, әгәр дә инде юлга төшәргә туры килә икән, өч көннән дә артыкка китмәскә тиеш. Ире белән бергә яки якын кардәше белән бару гына сөннәт санала. Мосафирларга, эшләрен бетергәч, бу шәhәрдә яки илдә озакка калу киңәш ителми. Кире кайтыр алдыннан алар өйдә көтеп торган балаларына, гомумән өй җәмәгатенә бүләк әзерләсеннәр. |
Категория: Мои статьи | Добавил: 70radil (2009 Янв 30)
|
Просмотров: 1585
| Рейтинг: 0.0/0 |
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи. [ Регистрация | Вход ]
|
|
У нас искали |
lost alpha свалка тайник в контейнер� stalker lost alpha dc энциклопедия артефакта как снова выровнять обс какой прицел идет на грозу в � тайник копченого выровнять обсидиановые мет� lost alpha таблица артефактов и реце� сталкер лост альфа 1.4007 артефак s.t.a.l.k.e.r. - lost alpha dc тайник в баке тепловаз тайник наверху ба |
|