Анекдот |
Он и она. — Вынуждена Вас предупредить, что мой муж будет дома через час. — Но я не делаю ничего предосудительного! — Вот именно! А времени остается все меньше. |
Статистика |
Онлайн всего: 1 Гостей: 1 Пользователей: 0 |
|
СӨННӘТКӘ УТЫРТУ
Җенес әгъзаларында яман шеш авыруы еш күзәтелә. Ирләрдәге яман шешләрнең 0,3 тән алып 4,68 процентка кадәресе җенес әгъзаларына туры килә. Бу бигрәк тә 40 белән 60 яшь арасына туры килә. Әмма медицина китапларында 2 яшьлек сабыйның да, 15 яшьлек яшүсмернең дә, 84 яшьлек картның да бу чир белән авыруы сурәтләнгән. Рак авыруларының ни сәбәпле килеп чыкканнары билгеле булмаган кебек, җенес әгъзаларындагы яман шешнеке дә мәгълүм түгел. Күп галимнәрнең әйтүенчә, аның сәбәпчесе — фимоз (элпә-капчыкның йомылуы), аңа бәйле рәвештә барлыкка килгән ялкынсыну күренешләре, төрле җөйләр, яра урыннары... Кайбер медиклар җенес әгьзаларындагы яман шеш белән фимоз арасында турыдан-туры элемтә барлыгын билгеләп үтәләр. Фимоз вакытында җенси әгъзаның очы даими рәвештә ялкынсына, экземалар пәйда була, шеш-үсентеләр барлыкка килә. Болар барысы да соңгы чиктә рак авыруына китерә. Бу авыруның барышына сырхау кешенең шапшаклыгы да зур йогынты ясый. Шулай итеп, җенес әгъзаларындагы яман шешнең үсүе — тиешенчә чиста йөрмәү нәтиҗәсе. Сөннәткә утыртуны кан чыгармыйча гына эшләү мөмкин түгел икән, ягъни элпә-капчыкның авызы тумыштан ук тар икән, бу хәл җиңел йомышны үтәүгә комачаулый икән, кешенең яшенә hәм милләтенә карап тормастан, hичшиксез операция ясарга кирәк. Эш шунда ки, фимоз белән авырганда ябык элпә-капчык төрле матдәләрне — эрен, череп таркалучы аксымнарны җыеп тора. Ул матдәләр яман шеш үсешенең нигезе булган төзәлми торган ялкынсыну барышына ярдәм итәләр. Сабый чакта ук сөннәткә утырту зарарлы тәэсирләр чыганагын юк итә. Элпә-капчыкның эченә җыелган матдәләрдә сабый чакта ук зарарлы тәэсир ясый алырга сәләтле, нәтиҗәсе дистә еллардан соң күренергә мөмкин булган чир чыганаклары бар. Фимозны булдыра алган кадәр иртәрәк юк итү, җенес әгъзасын пөхтә тоту, элпә-капчыктагы эренне җылы су белән юып төшерү, бигрәк тә сөннәткә утырту бу үзгәрешләр үсешен туктата. |
Категория: Мои статьи | Добавил: 70radil (2009 Фев 12)
|
Просмотров: 2599
| Рейтинг: 0.0/0 |
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи. [ Регистрация | Вход ]
|
|
У нас искали |
тайник копченого s.t.a.l.k.e.r. - lost alpha dc тайник в баке тепловаз тайник наверху ба выровнять обсидиановые мет� сталкер лост альфа 1.4007 артефак lost alpha свалка тайник в контейнер� сравнение натовских винтов lost alpha таблица артефактов и реце� stalker lost alpha dc энциклопедия артефакта лост альфа сталкер оружие |
|