Аерылышуның сәбәпләре бик күп. Шуларның берсе — киленнең каенана белән уртак тел таба алмавы. Арагыздан җил үтсә Гөлнара белән каенанасы арасында да шундый аңлашылмаучанлык килеп чыккан. — Без тормыш иптәшем белән туйдан соң ук аның әти-әниләрендә торып калдык, — дип сөйли ул. — Кавышканчы ук мине сорап йөрүгә карамастан, беренче көннәрдән үк каенанамның караңгы мөнәсәбәтен тоя башладым. Йорт эшләрендә кулымнан килгәнчә ярарга тырышып карасам да, каенанамның карашы hич кенә дә үзгәрмәде. Киресенчә, торган саен hәр эшемнән гаеп таба торган булды. Җитмәсә, малаен да миңа каршы котырта башлады. Дөрес, ул вакытларда ирем мине hәрчак яклап кала иде. Көннәрдән бер көнне түзәр чамам калмагач, без минем әти-әниләргә күчтек. Инде барысы да җайланыр дип уйлаган идем. Эмма... Бер авылда яшәү сәбәпле, тормыш иптәшем еш кына әти-әниләренә барып йөри. Һәм алардан кайткан саен өйдә бер юктан да тавыш чыгара. Менә шулай итеп арабызга салкын җил үтеп керде. Хәзер инде нишләргә? Әйе, әти-әниләр белән беренче көннән үк яхшы мөнәсәбәт урнаштыру яшь гаиләләр өчен ныклы терәк булып тора. Чөнки, кагыйдә буларак, өйләнешүчеләрнең 60 проценты чамасы әти-әнисе янында яши башлый. Кияү белән килен моңарчы үзләренә бөтенләй ят гаиләдәге тәртипләрне кабул итеп, аңа яраклашырга тиеш була. Кызганычка каршы, нәкъ менә шул чорда киленнәр каенананың улына булган йогынтысын киметергә тырышып, зур хата ясыйлар да инде. Яшь хатынга, хәтта хаксызга хәтерне калдырган очракта да, каенана белән ирнең иң беренче чиратта Ана белән Ул икәнлеген онытмаска кирәк. Монда киленнең каенанага ташлама ясавы шарт. Ана белән бала мәхәббәте — газиз мәхәббәт. Ә бу асыл хисне исә хатын-кыздан башка тагын кем бәяли алыр икән. Гаилә тормышында бигрәк тә ике буын кешеләренең бер-берсенә ияләшү чоры четерекле була. Мондый очракларда өлкәннәргә сабыр булырга, үз-үзенә таләпчәнлекне арттырырга, яшьләргә үрнәк күрсәтергә кирәктер. Сүз дә юк, килен эшләгән эш каенана күңеленә хуш килмәскә дә мөмкин, әмма татар халкына хас сабырлык монда да ярдәмгә килергә тиеш. Кайвакыт ул җитешсезлекләрне күрми калсагыз да яхшырак булыр. Яисә әлеге кимчелекләрне китереп чыгарган сәбәпләрне тыныч кына, әниләрчә аңлатырга кирәктер. Ә киленгә үз чиратында олылар киңәшенә ешрак колак салып, өлкәннәр фикере белән хисаплашу зарур. Үзеңне ата-аналарга карата тәкәббер тоту тәрбиясезлек билгесе. Чөнки карт кешенең юктан гына күңеле була, аздан гына хәтере кала. Ничек итеп килен белән каенана арасында татулыкны ныгытырга? Әлбәттә, hәр очракка да ярардай киңәш юк. Иң мөhиме, яшь аерымлыкларыннан чыгып, hәрберсе үз тактикасын булдырырга бурычлы. Каенана, әйтик, тәҗрибәле кеше сыйфатында тормыш серләренә төшендерә алыр иде. Һич тә ирегезне каенанагыздан читләштерергә тырышмагыз, бу яхшылыкка китермәячәк. Ихтимал, киявегезне тулысынча үзегезнең карамакта дип уйлыйсыздыр. Юк, ялгышасыз. Ирегез, әлбәттә, үз әти-әнисе янына йөриячәк, чөнки ул аларның тәрбияләп үстергән кадерле улы. Ә менә сезне, кирәксез тәкәбберлекне читкә куеп, ирегез белән бергәләп каенанагызга булышкалап кайтсагыз, мактарлар гына. Өлкәннәрнең хәл-әхвәлен белеп тору саваплы әш. Алай гынамы, балаларның әти-әниләре алдындагы илаhи бурычы. Гөлнара әйтүенчә, ире аны ярата. Тик каенанагыз белән тату булмагач, мәхәббәтнең тора-бара сүрелүе дә бар бит. Син аның әти-әнисен, ул синекен хөрмәт итеп уртак тел табып яшәгәндә генә бәхетле гаилә төзергә мөмкин. Ничек тә каенанагыз белән татулашырга тырышыгыз, җылы сүз белән ягымлы карашыгызны жәлләмәгез. Сезнең бу омтылышыгызны ирегез дә сизмичә калмас.
|