Анекдот |
Умирает Черненко. Слабеющей рукой решил набрать номер в Загробный мир, переговорить со своим другом Брежневым. — Скажи, Леонид Ильич, что с собой брать? Может, у вас там чего не хватает? — Да нет, Костя, тут все есть, полное изобилие, можно сказать, как при коммунизме. Единственно что надо взять — ложку и вилку. — Что же так! Изобилие, а ложек и вилок нет! — Все это есть! Только когда Гитлер дежурит по кухне, то всех коммунистов заставляет серпом и молотом есть... |
Статистика |
Онлайн всего: 1 Гостей: 1 Пользователей: 0 |
|
120ГӘ ХӘТЛЕ ЯШИСЕ ИДЕ
Галимнәр якын киләчәктә үсеш өчен hәм озак яшәү өчен кирәк булган чын эликсир — ясалма гормон өстендә эшләүне төгәлләргә ниятлиләр. Атаклы француз галиме, профессор Габриэль Симонофф үзенең яңа хезмәтендә әнә шулар хакында яза. Кешеләрнең үзләренә бирелгән 120 елны яшәп бетерә алмауларының төп сәбәпләреннән берсе шунда: алар... кислород сулыйлар, ди галим. Кеше кислородтан башка яши алмый, бөтен хикмәт менә шунда, дип саный Симонофф. Яшәү өчен энергияне без кислород ярдәмендә алабыз. Схемада шулай ул. Безнең организмның hәр күзәнәге кечкенә генә хуҗалыкны хәтерләтә. Кислород күзәнәк дәрәҗәсендә ризыкны яндыра hәм организмны энергия белән тәэмин итә. Әмма шулчак төрле калдыклар хасил була — аларны корым hәм көл белән чагыштырырга мөмкин. Менә шушы ирекле радикаллар күзәнәкләргә зарарлы йогынты ясыйлар, аларның тузуына hәм организмның вакытыннан алда картаюына китерәләр, дип раслый галим. Ирекле радикалларга hәм картаюга нәтиҗәле каршы тору өчен дөрес hәм баланслы туклану кирәк. Бу гасырда туклану турындагы фән бик зур әhәмияткә ия булып торачак. Сәнәгать ягыннан алга киткән илләрдә кеше чамадан тыш күп ашый hәм моны аңларга да теләми. Хәлбуки, әледән-әле ашаудан тыелып тору безнең гомерне өчтән бер өлешкә озайта алыр иде. Алга киткән күп кенә илләрдә 120 үренә менү юлында мөhим адымнар ясалды инде. Франциядә, мәсәлән, 1950 елда 100 яшьтән олырак 200 генә кеше бар иде. 2000 елда исә андыйларның саны 8 меңгә җитте. Французларның олыгайгач та сәламәтлекләре яхшы, 55 яшьтәгеләрнең 90 проценты сау-сәламәт. 75 яшьлекләр дә үзләрен яхшы хис итә. 50гә җиткәндә безнең организмда үсеш гормоны эшләнми башлый, дип аңлата Симонофф. |
Категория: Мои статьи | Добавил: 70radil (2009 Фев 17)
|
Просмотров: 817
| Рейтинг: 0.0/0 |
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи. [ Регистрация | Вход ]
|
|
У нас искали |
s.t.a.l.k.e.r. - lost alpha dc тайник в баке тепловаз stalker lost alpha dc энциклопедия артефакта выровнять обсидиановые мет� как снова выровнять обс сравнение натовских винтов лост альфа сталкер оружие сталкер лост альфа 1.4007 артефак lost alpha таблица артефактов и реце� какой прицел идет на грозу в � тайник наверху ба |
|