Пт, 2026 Май 22
GROVE FAMILIES
Меню
Анекдот
Революция свершилась. Коммунист восторженно убеждает свою мать:
— Ну, теперь у нас всего вдоволь будет: и еды, и товаров! И за границу пускать будут!..
Мать радуется в ответ:
— Ну совсем как при царе!
Категории раздела
Мои статьи [49]
GamerStuff [296]
Наш опрос
Библиотека! Как вам удобнее?
Всего ответов: 18
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
Форма входа
Главная » Статьи » Мои статьи

ГИПЕРТОНИЯ АВЫРУЫН КИСӘТҮ
Гипертония белән авыручылар даими дәваланмаганда күп очракта инфаркттан, инсульттан яки бөер эшләмәгәнлектән үлә. Гипертония йөрәккә, баш миенә hәм бөергә төбәп «ата».
Кан басымы күтәрелгән икән, сезгә аны төшерергә табиб ярдәм итәчәк. Үз белдегегез белән дәваланырга ярамый. Телевизор яки суыткычны белгеч булмагач, үзегез төзәтмисез бит. Ә кеше организмы техникага караганда күпкә катлаулырак. Әмма кайбер нәрсәләр кулыгыздан килә hәм сез аны башкарырга бурычлы.
Иң башта яшәү-тормыш рәвешегезне үзгәртегез. Күпләр өчен иң авыры – өйрәнелгән гадәтләрдән баш тарту. Дарулар белән дәвалану иң гади hәм җайлы юл кебек. Чынлыкта болай эшләү катлаулы да, кыйммәткә дә төшә.
Артык авырлык, тоз, стресс, тәмәке тарту, аз хәрәкәтләнү — гипертониянең төп ярдәмчеләре шушылар.
• Тәмәке тартуны ташлагыз! Тәмәке кан тамырларын боза hәм инфаркт яки инсульт «бүләк» итәргә сәләтле.
• Хәмерне кулга алмагыз! Алкогольле эчемлекне күбрәк эчкән саен, кан басымы югарырак күтәрелә. Әгәр бүген эчмәгәнсез икән, «экономияләнгән» рюмканы иртәгәсенә өстәргә мөмкин дип уйлый күрмәгез. Ялгышасыз!
• Авырлыгыгызны тикшереп торыгыз! Ябыгыгыз — кан басымы кимиячәк. Ач торырга ярамый, чөнки яңадан тиз симерәчәксез. Бары тик кабул ителгән ризыктагы калория hәм аны физик күнегүләр белән «яндыра» барырга кирәклеге турында онытмаска кирәк. Майда (терлек hәм үсемлек мае, майлы сөт ризыклары, сыр), углеводта (икмәк, камыр ашлары, бәрәңге), чикләвек hәм шоколадта калория күп. Чи яшелчәдә, җимештә, өсте алынган сөттә hәм башка диетик ризыкларда калория аз. Көненә 2 чынаяктан артык кофе яки чәй эчәргә ярамый. Алардагы кофеин кан басымын күтәрергә мөмкин. Кофеин шулай ук «Кока-кола», «Пепси-кола» hәм башка «кола»ларда бар. Квас эчегез!
• Тоздан качыгыз! Ул өстәлдәге тоз савытында гына түгел, казылыкта да, кыздырылган ризыкларда да, сельдь балыгында да, тозланган кәбестәдә дә бар икәнлеген онытмагыз. Тоз күбрәк булган саен кан басымы да югарырак. Һәм киресенчә.
• Акыл белән ашыгыгыз! Калорияләрне «яндырырга» онытмагыз. Моның өчен иң яхшысы — җәяү йөрү. Йөгерергә мөмкин (акрын гына, арымаслык итеп). Суда йөзү, велосипедта, чаңгыда йөрү дә яхшы нәтиҗә бирә. Көненә 30 минут физик күнегүләр ясасаң, нәтиҗәсе күзгә күренәчәк.
• Стресслардан качыгыз! Әйтүе җиңел! Стрессны беренче булып өйрәнүче Ганс Селье: «Нерв киеренкелеген көчле үбешү дә китереп чыгарырга мөмкин», — дигән. Ә безнең тормышта... Әмма чара бар — елмаегыз! Иртән елмаеп торыгыз hәм болай гына, сәбәпсез генә елмаегыз. Бу көнне шушы елмаю белән үткәрергә тырышыгыз. Ешрак күңелле, яхшы нәрсәләр турында уйлагыз. Һәм моның «перекур»дан, хәмердән әйбәтрәк икәнлеген күрерсез!
Менә сезгә бәйле нәрсәләр шушы. Хәзер табибка эшләргә туры киләчәк. Гипертонияле авыруга дару билгеләү җиңел түгел. Кайбер вакытта бу процесс берничә айга сузыла. Сабыр булырга кирәк hәм истә тотыгыз: хәзерге даруларның күптөрлелеге кирәкле дәваны билгеләргә мөмкинлек бирә. Ә кан басымы нинди булырга тиеш? Бу хакта дәвалаучы табибыгыз белән киңәшләшегез. Кан басымы гел бертөрле генә булып тормый. Бу турыда онытмагыз. Ул организм таләп иткәнчә кайбер чикләрдә үзгәрә hәм шулай булырга тиеш тә.
Дару кабып кына гипертонияне дәвалап булмый. Бер дәвалау курсы гына аның өчен аз. Гипертония, безнең гасырның күп чирләре кебек (мәсәлән, диабет), даими дәвалауны таләп итә. Кан басымын без контрольдә тота алабыз. Димәк, инсульт, инфаркт hәм башка күңелсезлекләрдән котылырга мөмкин.
Гипертония белән авырганда даруны даими кулланырга hәм табиб күзәтүе астында булырга кирәк.
Категория: Мои статьи | Добавил: 70radil (2009 Фев 22)
Просмотров: 1209 | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Поиск
Друзья сайта
  • Мой канал YouTube
  • На Україні є футбол?
  • У нас искали
    учебник водителя 3 класса скачать
    мусор для наших последователей lost alpha enhanced edition
    хабар военных на атп
    lost alpha developer s cut 1 4007 хорошее оружие
    70 мең тәһлил чыгу тәртибе
    лост альфа тайники завод росток
    хабар у речного камня
    сталкер lost alpha dc 1.4007 final тайники и секреты свалка
    сталкер лост альфа дс тайники свалка
    скачать мод на назад в будущее для гта сан андреас
    җимерелгән бастион читат
    мод лост альфа список оружия
    презент старому другу лост альфа тайник
    ключ рядом с мертвый мая в зале
    чистое небо рюкзак в эелваторе как пошла эта бродяга с перестрелкой
    сталкер чистое небо электрощит в цеху
    сталкер на болоте возле запорожца
    сталкер лост альфа энхансед эдишн все тайники
    stalker lost alpha enhanced edition спрятал здесь свой старый комбинезон
    lost alpha extended edition какой артефакт лучший против радиации
    Скачай-ка
    [2011 Фев 04][Транспорт/Vehicles]
    Mercedes Benz Atego Royal Mail (0)
    Почитай-ка
    [2015 Дек 12][S.T.A.L.K.E.R — Lost Alpha]
    Гид по тайникам (0)
    Посмотри-ка
    Copyright MyCorp © 2007-2026