Вт, 2025 Июн 17
GROVE FAMILIES
Меню
Анекдот
Перед кафе стоял элегантный автомобиль. За рулем дремал шофер. Вдруг к машине подбежал какой-то человек. Растолкав шофера, протянул ему конверт:
— Пожалуйста, немедленно передайте это письмо хозяину.
Шофер отнес письмо своему хозяину, сидевшему в кафе. Тот вскрыл конверт и прочитал: «Если удастся — всё будет отлично, если не удастся — ничего не поделаешь».
— Что это значит? — удивился он.
Шофер прочитал записку, задумался и внезапно выбежал на улицу. Через минуту он вернулся.
— Удалось! — воскликнул он.
— Что удалось?
— Угнать нашу машину!
Категории раздела
Мои статьи [49]
GamerStuff [268]
Наш опрос
Библиотека! Как вам удобнее?
Всего ответов: 18
Статистика

Онлайн всего: 2
Гостей: 2
Пользователей: 0
Форма входа
Главная » Статьи » Мои статьи

БОЗГА ЫШАНМА!
Боз өстенә кергәндә көзен дә, язын да, хәтта кышын да бик сак булу кирәк. Бозның калынлыгы 6-7 сантиметрдан ким булганда, ул уртача гәүдәле кеше авырлыгына да чыдамый. Гадәттә, аяк астында пыяла ватылган тавыш чыкмаса, кеше, кыюланып, алга атлый һәм убылып төшеп тә китә. Бозның калынлыгы бер үк елганың төрле урынында төрлечә була. Агым көчле булса яисә су төбендә чишмә бәреп торса, боз астан ашалып, юкара. ТЭЦлардан, завод-фабрикалардан якындагы елга-күлләргә агызыла торган җылы су да бозны зур мәйданлы тозакка әйләндерә. Кышның чатнама суыгында да мондый урыннардан чыгу бик хәтәр. Куак, камыш тирәсендәге боз да ышанычсыз. Кар катламы астында да боз юкарак була.
Ел саен яз-көз радио, телевидение, гәҗитләр моны кисәтеп, хәбәрләр бирә. Әмма боз астына китүчеләр саны кимеми. Боз өстенә машина белән керү гадәти хәлгә әйләнде. Кыш көне боз өстенә теләсә кайдан керү шулай ук хәтәр эш. Бер елны Лаеш районында «Ока» машинасы, боз чатнап, төпкә китә. Югары Осланга юлны кыскартучы ВАЗ-2109 машинасы ярдан 8-10 метрлар үткәч бата башлый. Бәхеткә, хуҗасы сикереп котыла. Мондый хәлләр әледән-әле кабатлана. Иң яхшысы — рөхсәт ителгән махсус кичүдән йөрү.
Һәрбер елга-күл янына койма коеп та, сакчы куеп та булмый. Шуңа күрә юлны кыскартучан кешеләргә түбәндәге киңәшләр комачауламас.
Әгәр бәлагә дучар буласыз икән, иң беренчесе, каушап калмаска кирәк. Боз кырыена күкрәк яисә арка белән ятып, кулларны җәеп, аякларны эшкә җигеп, боз өстенә чыгарга тырышыгыз. Кычкырып ярдәмгә чакырыгыз. Үз көчегез белән боз өстенә чыга алсагыз, ул урыннан фәкать шуышып кына китәргә тырышыгыз. Ышанычлы урынга чыккач, тизрәк якындагы торак урынга кереп, медицина ярдәмен чакыртырга кирәк.
Әгәр сез кемне дә булса коткарырга телисез икән, боз ватылган урынга шуышып кына килергә мөмкин. Мондый вакытта кул астында нәрсә бар — чаңгымы яисә таякмы, тактамы яисә баумы, берсенә берсе бәйләнгән шарфлар, каешлар һәм башкаларны — барысын эшкә җигәргә була. Ул әйберләрнең бер башын ныклап тотарга, икенче башын бәлагә таручыга тоттырып, шуышып тартырга кирәк. Суга батучыны коткаргач, җылытырга, медицина ярдәме күрсәтергә кирәк.
Категория: Мои статьи | Добавил: 70radil (2010 Мар 09)
Просмотров: 1207 | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Поиск
Друзья сайта
  • Мой канал YouTube
  • На Україні є футбол?
  • У нас искали
    сталкер лост альфа 1.4007 артефак
    тайник копченого
    lost alpha таблица артефактов и реце�
    stalker lost alpha dc 1.4007 найти артефакт поганк�
    сравнение натовских винтов
    lost alpha свалка тайник в контейнер�
    выровнять обсидиановые мет�
    как снова выровнять обс
    тайник наверху ба
    лост альфа сталкер оружие
    Скачай-ка
    [2013 Фев 07][Peds]
    GTA IV Peds [SA] (0)
    Почитай-ка
    [2009 Июн 02][S.T.A.L.K.E.R — Тінь Чорнобиля]
    Гид по Зоне (0)
    Посмотри-ка
    Copyright MyCorp © 2007-2025