Анекдот |
С национальным вопросом в стране начались большие сложности. В руководстве забеспокоились. Обратились к трудам Ленина. А у него сказано, что большим теоретиком по национальному вопросу является Сталин. Обратились к нему за помощью: — Не знаем, что делать с армянами и азербайджанцами. Дело доходит до гражданской войны. Сталин: — Нужно сделать им одну столицу. — А какую? Ереван? — Нет. — Баку? — Нет. — А какую же? — Магадан. |
Статистика |
Онлайн всего: 1 Гостей: 1 Пользователей: 0 |
|
КУЛЫМДАГЫ БАЛДАГЫМ
Өйләнешүгә бәйле төрле ырымнар әйтеп бетергесез күп. Әмма арада иң мөһиме — балдак кидерү. Балдак — тугрылык һәм мәхәббәт, мәңге бергә булу билгесе. Балдакның тарихы күчмә халыклар тарихына кадәр барып тоташа. Аларда ир кеше, үзенең сөйгәне аңардан качып китмәсен өчен, аның аягына, тубык тирәсенә хуш исле саламнан боҗралар бәйләп куя торган була. Соңрак чыдамсыз салам тышаулар күнгә, тагын да соңрак ташка алыштырыла. Римлылар исә, бу йолага фәкать шартлы төсмер биргәннәр: үз ярларын бармакларына балдак кидереп «тамгалап куйганнар». Балдаклар башта тимердән, аннары гына алтыннан ясалган. Христиан дине бу йоланы тотып алган. Һәм шул заманнан бирле балдаклар алмашу никахлашуның бер аерылгысыз өлешенә әйләнгән. Никах балдагының формасына һәм аның өчен файдаланыла торган материалларга килгәндә исә һәр дәвер үзеннән үзгәрешләр керткән. XV гасырда Европа сарайларында Һиндстаннан китерелгән алмазлар бик мәшһүр була. Тимерне дә кисәргә сәләтле бу таш илаһи көчкә ия дип уйланылган. Ә мәхәббәттән дә көчлерәк нәрсә бармы дөньяда? Шуңа күрә никах балдакларын алмазлар белән бизи башлыйлар. Апарны эшкәртер-эшкәртмәс файдаланалар. Дүрт кырлы ташларны алтын кысага кидертәләр. Шундый зиннәтне беренче булып Кыю Карлның кызы Мария Бургундская ала. Кияве аңа бу балдакны ярәшкәндә бүләк итә. XV гасыр азагына алмазларны эшкәртергә өйрәнәләр. Алмаз вагы ярдәмендә ташның кырларын игәүләп аның сихри ялтыравына ирешергә мөмкин икәнен беләләр. Менә шуннан соң инде «бриллиант» сүзе барлыкка килә. XVI гасырда ике катлы никах балдагы модага керә. Анда гадәттә нинди дә булса сүзләр языла. Мәсәлән: «Ходай кавыштырганны кеше аера алмый». Шушы яңалык белән беррәттән никах балдакларын бриллиантлар белән бизәү гадәте Европа асыл затлары арасында озак саклана. Әмма 1554 елдан бриллиант белән мавыгу кими башлый. XVII гасыр үзеннән яңалык кертә. Бу — кысышкан куллар формасындагы балдак. Балдакның берсе (бриллиантлысы) тугрылыкны, икенчесе (рубинлысы) мәхәббәтне аңлата. Шул чагында ук вак бриллиантлар һәм уртага зур алмаз куелган йөзек модага керә. Кайвакыт зур ташның уртасында чокыр ясала, шунда берничә тамчы хушбуй тамызыла. XVIII гасырда Бразилиядә зур алмаз ятмалары ачыла. Әле кайчан гына бары патшаларга гына тәти торган таш «демократлаша». Ювелирлар төрледән-төрле бизәкләр төшерергә өйрәнәләр. XIX гасыр — романтизм гасыры. Әмма шушы гасырда ук сәнәгать революциясе була. Бу гасырда бизәнү әйберләре ярдәмендә хатын-кызлар үзләренең кайсы катлау кешесе булуын чагылдыралар. Ярәшкәндә кәләшкә асылташлы йөзек, ә туйга калын алтын балдак бирү кагыйдәгә әйләнә. Ювелирлар чын сәнгать әсәрләре тудыра. |
Категория: Мои статьи | Добавил: 70radil (2010 Май 07)
|
Просмотров: 1597
| Рейтинг: 0.0/0 |
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи. [ Регистрация | Вход ]
|
|
У нас искали |
stalker lost alpha dc 1.4007 найти артефакт поганк� какой прицел идет на грозу в � тайник наверху ба сравнение натовских винтов сталкер лост альфа 1.4007 артефак как снова выровнять обс lost alpha таблица артефактов и реце� stalker lost alpha dc энциклопедия артефакта лост альфа сталкер оружие выровнять обсидиановые мет� |
|