Чт, 2025 Июл 17
GROVE FAMILIES
Меню
Анекдот
За обедом чиновник заглушал своим говором всех, и все его слушали, хотя почти слушать его было нечего, и наконец договорился до того, что начал доказывать необходимость употребления вина, как самого лучшего средства от многих болезней.
— Особенно от горячки, — заметил Пушкин.
— Да, таки и от горячки, — возразил чиновник с важностью, — вот-с, извольте-ка слушать: у меня был приятель... так вот он просто нашим винцом себя от чумы вылечил, как схватил две осьмухи, так как рукой сняло.
При этом чиновник зорко взглянул на Пушкина, как бы спрашивая: ну, что вы на это скажете? У Пушкина глаза сверкнули: удерживая смех и краснея, отвечал он:
— Быть может, но только позвольте усомниться.
— Да чего тут позволять? — возразил грубо чиновник. — Что я говорю, так как, а вот вам, почтеннейший, не след бы спорить со мною, оно как-то не приходится.
— Да почему же? — спросил Пушкин с достоинством.
— Да потому же, что между нами есть разница.
— Что же это доказывает?
— Да то, сударь, что вы еще молокосос.
— А, понимаю, — смеясь заметил Пушкин. — Точно, есть разница: я молокосос, как вы говорите, а вы виносос, как я говорю.
При этом все расхохотались, противник не обиделся, а ошалел.
Категории раздела
Мои статьи [49]
GamerStuff [268]
Наш опрос
Библиотека! Как вам удобнее?
Всего ответов: 18
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
Форма входа
Главная » Статьи » Мои статьи

САРАН ҺӘМ ЮМАРТ
Раббыбыз үзенең бер аятендә сараннарны гаепли, аларны кисәтә. Рәсүлебез салләллаһу галәйһи вә сәлләм исә юмартлык белән саранлык хакында менә ниләр әйтә.
— Җәннәт — юмартлар урыны, сараннарныкы түгел...
— Юмартлык — тамыры җәннәттә булган агачтыр. Кем аның (юмартлыкның) тармагына ябышса, тармак аны тамырга, ягъни җәннәткә китерер.
Саранлык — тамыры җәһәннәмдә булган агачтыр. Кем аның тармагына ябышса, тармак аны тамырга, ягъни җәһәннәмгә китерер.
— Юмарт Аллаһка якындыр, саран исә Аннан ерактыр...
Хәзрәти Хәсәннең дә бу хосуста сүзләре бар: «Бәндә (кол) юмартлык юлында үрнәкне Аплаһтан алырга тиеш. Аллаһ аңа муллык ихсан итсә, ул да тирә-юньдәгеләр өчен юмарт, мохтаҗлыкка дучар булган вакытта исә тыйнак булырга тиеш».
...Хәзрәти Муса галәйһис-сәлам өммәтеннән Карун исемле бер кеше бик бай, ләкин ифрат та саран була. Саранлыгының сәбәбен болай аңлата икән:
— Мин бу байлыкка үз сәләтем һәм иҗтиһадым белән ия булдым, кемгә булса да аннан өлеш чыгарырга тиеш түгелмен.
Раббыбыз Коръән-Кәримдә Карунның бу сүзләрен бөтен кешеләргә гыйбрәт булсын дип бирә. Шулай итеп Ул: «Аң булыгыз, сез дә Карунга охшап кала күрмәгез», — дип инсаннарны кисәтә. Ягъни саранлык күрсәткән кеше Карунга охшар. Юмарт кеше исә Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең сөннәтенә оеган (ияргән) булыр.
...Имам Әгъзам хәзрәтләрен «юмартларның солтаны» дип әйтсәк тә хата булмас. Хаҗ вакытында аны зиярәт итәргә килгән кешеләр имам Әгъзамгә йөз пар аяк киеме бүләк итәләр. Шуннан ике көн үткәннән соң әлеге кешеләр Әбү Хәнифәне (ягъни имам Әгъзамне) базарда улы Хаммад өчен аяк киеме алганда күрәләр һәм янына килеп сорыйлар:
– Я имам, әле ике көн элек кенә сезгә йөз пар аяк киеме бүләк иткән идек. Аларга ни булды?
Болай җавап бирә Әбү Хәнифә:
— Барысын да өләшеп бетердем, бер пар да калмады. — Һәм мәсьәләгә ачыклык кертә: — Минем шундый гадәтем бар: берәүгә бүләк биргәндә, аның янындагыларга да бирми калмыйм. Рәсүлуллаһ салләллаһу галәйһи вә сәлләм әфәндебез: «Берәүгә һәдия бирелгәндә, аның янында һәм аның белән бергә булган кешеләргә дә һәдия уртак булыр», — дип әйтә. Мин дә шул сүздән чыгып эш итәм. Аяк киемнәренең барысын да янымдагыларга һәм якыннарыма өләштем. Улым Хаммадка калмады.
Имам Әгъзам хәзрәтләре сүзен дәвам итеп, болай сөйли:
— Берәү миңа сый-хөрмәт күрсәтсә, мин аңа тагын да олырак сый-хөрмәт күрсәтәм. Бу гадәтем Коръән-Кәримнең аятенә нигезләнә. Анда: «Сезгә сәлам бирсәләр, сез ул сәламне тагын да мулрак итеп кайтарыгыз», — диелә.
...Хатын-кызлардан берсе Гайшә валидәбезгә (Рәсүлуллаһның хәләл җефете) һәдия җибәрә. Әмма хәзрәти Гайшә аны кабул итми. Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм моны белгәч, сорый:
— Әй, Гайшә, ни өчен һәдияне кабул итмәдең?
— Аны җибәргән кеше миннән мохтаҗрак булганы өчен, я Рәсүлуллаһ!
Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм болай ди:
— Син бүләкне кабул ит, ләкин соңрак ул хатынга зуррак һәдия бир һәм үзенә ярдәм ит...
Раббыбыз юмарттыр. Ул инсанда да Затына хас бу сыйфатны күргәч аны сөя, аның юмартлыгына лаек нигъмәт ихсан итә, малының бәрәкәтен арттыра, мәшәкатен азайта.
Саранны Раббыбыз сөймәс. Чөнки анда юмартлык сыйфатының әсәре дә юк. Аллаһы Тәгалә саран бәндәнең малының бәрәкәтен азайта, ә мәшәкатен арттыра.
Категория: Мои статьи | Добавил: 70radil (2010 Апр 29)
Просмотров: 1401 | Рейтинг: 1.0/2
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Поиск
Друзья сайта
  • Мой канал YouTube
  • На Україні є футбол?
  • У нас искали
    stalker lost alpha dc энциклопедия артефакта
    lost alpha таблица артефактов и реце�
    какой прицел идет на грозу в �
    тайник наверху ба
    s.t.a.l.k.e.r. - lost alpha dc тайник в баке тепловаз
    сталкер лост альфа 1.4007 артефак
    как снова выровнять обс
    тайник копченого
    лост альфа сталкер оружие
    stalker lost alpha dc 1.4007 найти артефакт поганк�
    Скачай-ка
    [2014 Мар 29][Peds]
    Rebecca 'Balory' Cruise Unzipped (0)
    Почитай-ка
    [2009 Июн 01][S.T.A.L.K.E.R — Тінь Чорнобиля]
    Гид по экипировке (0)
    Посмотри-ка
    Copyright MyCorp © 2007-2025