Сб, 2026 Май 16
GROVE FAMILIES
Меню
Анекдот
— Что-то сегодня страшно жесткое мясо в супе?
— Не знаю, я готовила точно по рецепту. Там было ясно сказано: килограмм мяса варить час. Я купила полкилограмма и варила полчаса.
Категории раздела
Мои статьи [49]
GamerStuff [292]
Наш опрос
Библиотека! Как вам удобнее?
Всего ответов: 18
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
Форма входа
Главная » Статьи » Мои статьи

ЫШАНЫРГА АШЫКМА
• Желатинлы әйберләр сезнең тырнакларыгызны hәм чәчләрегезне ныгыта. Чәч-тырнакларыгызның ныклыгы организмның минераль матдәләрне эшкәртә алу-алмавына бәйле.
• Әгәр төшке аш алдыннан шоколад конфет ашасагыз, аппетитыгыз бозыла. Курыкмыйча ашагыз, алай түгел. Шоколад бары тик каныгыздагы шикәрне генә арттыра. Әле анысы да вакытлыча гына.
• Билегезне кысып бәйләп йөрсәгез, билегез нечкә булыр. Әйе, тирләү исәбенә азрак ябыгачаксыз. Әмма болай йөрү сезне тиз туйдырачак. Ә организм үзенекен кире кайтарачак.
• Аксым диетасы тиз арада авырлыкны киметергә ярдәм итә. Аксым процентын арттырып, рациондагы майларны киметкәндә, тазармаска гына мөмкин. Әмма аксымлы ризыкта да калория күп, ул ябыктырмый.
• Башны еш юу чәч өчен зарарлы дигән фикер яшәп килә. Әгәр чәчегезне фен белән еш киптерәсез икән, монысы, чыннан да, зыянлы. Ә еш юуның зарары юк.
• Дымландыручы кремнар җыерчыкларны тигезли, яңаларын булдырмый. Кызганычка каршы, бернинди крем да кеше тиресенең җыерчыклар хасил итә торган эчке катламына кадәр үтеп керә алмый. Соңгы вакытларда бик киң таралган коллагенлы кремнарның да молекулалары эре, шунлыктан алар тирегә тирән үтеп керә алмыйлар.
• Макияж тирене боза. Макияж гадәти кремнардан hич тә зарарлырак түгел, аны йокы алдыннан сөртеп алырга гына онытмагыз: тирегез төнлә суларга тиеш бит.
• Кояшта каралу сезне яшь тә, чибәр дә итәр. Кояшта кызынуы рәхәт, әмма кояш нурлары кеше тиресе өчен бик нык зарарлы. Ул тирене киптереп, җыерчыклар хасил итә, тигезле-тигезсез пигментацияли.
• «Миңа физкультура ясауның hич кирәге юк, аннан башка да җитәрлек хәрәкәтләнәм». Бер дә дөрес уйламыйсыз. Киресенчә, физкультура сезгә көнкүреш ыгы-зыгыларын җиңелрәк үткәреп җибәрергә ярдәм итәчәк, hич булмаса, физзарядка ясагыз.
• Бит тукымаларына гимнастика ясасак, җыерчыклар барлыкка килми. Белгечләр исә моның киресен раслыйлар.
• Аяктагы йоннарны кырсак, куерак та, озынрак та булып үсәчәк. Моның хак сүз түгел икәнлеген хәзер сез үзегез дә аңлый торгансыздыр: чәчнең структуралары берничек тә үзгәрми.
• Массаж май катламын киметә hәм организмдагы зарарлы матдәләрне бетерергә ярдәм итә. Табиблар әйтүенчә, кызганычка каршы, тикшеренүләр мондый нәтиҗә ясарга мөмкинлек бирми.
• Табигый косметика шәбрәк тә, чистарак та. Хәзерге табигый продуктларга, гадәттә, яхшырак саклансын өчен, консервантлар кушыла. Шуңа күрә дә күпләрдә табигый косметикага аллергия була.
• Көн саен берәр алма ашасаң, авырмыйсың. Алмада кислотаның проценты бик зур булганлыктан, ул тешнең эмален боза. Шуның өчен дә алма яратучылар стоматологка ешрак мөрәҗәгать итәләр.
• Витаминнар чәчне бик тиз үстерә. Баштагы чәчнең үсеше бары тик генетик факторларга гына бәйле.
Категория: Мои статьи | Добавил: 70radil (2009 Фев 19)
Просмотров: 1160 | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Поиск
Друзья сайта
  • Мой канал YouTube
  • На Україні є футбол?
  • У нас искали
    прицел акселя сталкер лост альфа на какие оружие устанавливается
    тайник стол разработчиков сталкер
    лост альфа артефакт голод плюс 6
    im here to spill pasta sauce
    коробка от воронина тайник сталкер лост альфа
    ящичек снычковал на северном комплексе, на крыше
    нэби дэулимжимерелгэн бастион кыскача эчтэлек татарча
    мертвый город оружейный кейс
    томб райдер world ключи питания
    s.t.a.l.k.e.r. - lost alpha dc - extended v 2.83 движок 7956 где найти оружие любое гид
    тайник в укромном месте свалка lost alpha extended
    коробка от воронина в lost alpha
    лост альфа тайник диггеров
    хабар на дереве чистое небо за атп
    тайник "сейф на заводе" чистое небо сталкер тёмная долина
    тайник в укромном месте на свалке гдн зомби лост альфа
    найти тайник группы сталкеров чистое небо на кпк клыка оказались координаты тайника группы сталкеров которые пребывали в центре зоны и спровоцировали катаклизм это важная зацепка то может оказаться очень ценной информацией необходимо найти кпк в тайнике
    lost alpha dc слюда
    могила гончего, подсказки
    лучшее оружие в лост альфа
    Скачай-ка
    [2014 Апр 02][Peds]
    Rayne Bikini (0)
    Почитай-ка
    [2009 Фев 27][Мои статьи]
    КЕМГӘ ТУЙ, КЕМГӘ БАШКА, (0)
    Посмотри-ка
    Copyright MyCorp © 2007-2026