Анекдот |
— Почему Вы бежали из тюрьмы? — спрашивает полицейский пойманного арестанта. — Я хотел жениться. — Хм... Странное у Вас представление о свободе. |
Статистика |
Онлайн всего: 2 Гостей: 2 Пользователей: 0 |
|
ДОГАБЫЗНЫҢ КАБУЛ БУЛУЫН БЕЛӘ АЛАБЫЗМЫ?
Озын юлдан кайтып, юынып, пакьләнеп, барлык ару-талуларны оныткан кебек, җанында бер рәхәтлек, тынычлык сизәр. Йөрәгендә булган теге янгын утын сөю hәм бәхет алыштырыр. Мондый халәт кешенең догасы кабул булуына бер ишарәт итеп аңлашылыр. Мондый халәттә яши башлаган кеше догасын бервакытта да ташламас, киресенчә, икеләтә арттыра төшәр. Кайберәүләр организмда барлыкка килгән үзгәрешләрне дога кабул булуның нәтиҗәсе дип саныйлар. Суык hавада тирләү, эссе hавада өшү яисә елау хисләре h.б. доганың чыннан да кабул булуына бер ишарәттер яки аларның догага бернинди мөнәсәбәте булмаска да мөмкин. Кыскача әйткәндә, доганың кабул булу-булмавын белү җиңел түгел. Шуңа күрә дә без Аллаhы Тәгаләгә хәлебездән килгәнчә, телебез, кальбебез белән, утырганда, ятканда, йөргәндә... hәрвакыт дәвамлы рәвештә дога кылырга тиешлебез. Чыганаклардан күренгәнчә, доганың кабул булуын белгертә торган нәрсәләрдән берсе — төш. Ислам мәдәнияте тарихында моның бик күп үрнәкләрен очратырга мөмкин. Пәйгамбәребез салләллаhу галәйhи вә сәлләм Тәбук сәфәрендә катнашмаган кайбер сәхабәләргә тәүбәләренең кабул булуын әйткән. Алар моңа көннәр буе тәүбә hәм истигъфар итүдән соң гына ирешкәннәр. Шулай итеп, аларның кайберләре, тәүбәләренең кабул булуын белгәннән соң, кулларындагы бөтен малларын фәкыйрьләргә өләшергә дип, хәзрәти Пәйгамбәребезгә тапшырганнар. Коръән-Кәримдә кайбер төшләр турында сөйләнә. Төшкә бәйле булган аять hәм хәдисләрдән чыгып, тәүбәләренең кабул булу-булмавын кеше үзе белер. Гөнаhларын ярлыкау өчен, төнлә йокыдан уянып, дога кылган кеше үзендә яхшылык hәм гүзәллекләргә этәргән бер хис сизәр. Ул бу көчне көн саен арттырырга теләр. Әгәр бер кеше, кичләрен дога кылып, көндезләрен гөнаh эшләвен дәвам итсә, аның тәүбәләре кабул булмас. Тәүбә итеп, гөнаh эшләүне дәвам итү — Раббыңны кимсетү кебектер. Аллаhыны мыскыл итү, кимсетү мөмкин түгеллеге турында Коръән-Кәримдә дә әйтелә. Аллаhы Тәгалә теләгәнчә тәүбә итә алу өчен, hәрнәрсәдән дә элек саф күңел кирәк булган кебек, тәүбәнең кыйммәтен аңлар өчен дә пакь күңелгә ия булу кирәк. Шуңа күрә мөселман саф вә пакь күңелгә ия булу өчен, hәм тырышлыгын сарыф итәргә, hәм бу эшнең бер вазыйфа икәнен аңларга тиеш. Бөек Раббыбыздан hәрнәрсәдән элек пакь күңел насыйп итүен сорап дога кылыйк. |
Категория: Мои статьи | Добавил: 70radil (2009 Фев 23)
|
Просмотров: 1558
| Рейтинг: 0.0/0 |
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи. [ Регистрация | Вход ]
|
|
У нас искали |
какой прицел идет на грозу в � stalker lost alpha dc энциклопедия артефакта s.t.a.l.k.e.r. - lost alpha dc тайник в баке тепловаз сравнение натовских винтов как снова выровнять обс лост альфа сталкер оружие lost alpha таблица артефактов и реце� тайник наверху ба сталкер лост альфа 1.4007 артефак тайник копченого |
|