Анекдот |
Жена обратилась к мужу: — В прошлом году мы подарили моей маме в день рождения стул. Что мы можем сделать теперь? — Подвести к нему электричество. |
Статистика |
Онлайн всего: 4 Гостей: 4 Пользователей: 0 |
|
БАЛАГЫЗНЫ КҮЗӘТЕГЕЗ!
• Сезнең белән мөнәсәбәте үзгәрмәсә дә, балагыз астыртынлана; • «саф hавада йөрү» вакыты озыная (бигрәк тә ул вакыт элек гаиләдә яки дәрестә үткән булса); • шикле яңа дуслар барлыкка килә, ләкин аларны сезнең белән таныштырырга теләми; • телефоннан еш кына элек таныш булмаган кешеләр шалтыраталар; • «Сиңа нәрсә булды?» дигән сорау ачуын китерә, төрле уйдырмалар уйлап таба; • кинәт кәефе үзгәрә; • гадәттә, кәефе иртән начар була, кич «hава сулап кайтулардан» соң күтәрелә; • эмоциональ реакциясе дөрес түгел — талаш-кычкырыш вакытында сүлпән, яхшы күңелле яки, киресенчә, тыныч ситуациядә тиз кызып китүчән, ярсучан була; • мәктәптә өлгерүчәнлеге түбәнәя; • баланы элеккеге шөгыльләре кызыксындырмый, аның вакыты юк hәм шулай ук эшләгән эше дә күренми; • укуга теләге кими, дәресләр калдыра; • түгәрәкләргә, спорт секцияләренә йөрми башлый; • гадәттәгедән озак йоклый, авыр уяна; • дәресләргә соңара яки йоклап кала; • беренче дәресләрдә (бигрәк тә I сменада укыса) арткы партада йоклап утыра; • җылы көндә дә озын җиңле күлмәк яки блузка, кояш югында да кояштан саклагыч кара күзлекләр кия; • тиресе аксыл-соры төскә керә; • күзе тоныклана, кызара; • күз карасы тарая яки киңәя, утка-яктылыкка реакциясе юк; • сүзләрне сузып әкрен сөйли, бәйләнешсез мыгырдый; • алпан-тилпән йөри, гәүдәсен туры тота алмый; • тәндә сыдырылган, киселгән, күгәргән яки тырналган җирләр, үлекле яра урыны барлыкка килә; • кан тамырлары ялкынсына; • борын hәм авыз яны бозыла; • химик препарат исе киемендә, чәчендә, фатирда, шулай ук подъездда да сизелергә мөмкин; • парда йомшартылган себерке исе (әгәр анаша, гашиш, марихуана тартса) килә; • hәрдаим акча сорый; • өйдән кыйммәтле әйберләр, китап, кием, видео- hәм аудиоаппаратура югала; • аз ашый, ябыга; • кинәт, бигрәк тә кичке «прогулка»дан соң, аппетиты ачылып китә; • күбрәк татлы hәм камыр ризыклары ашый; • кечкенә кәгазь төргәккә төрелгән порошок (ак яки сарылы-аклы) табыла; • целлофанга салынган караңгы-көрән матдәсе була; • үсемлекләрдән ясалган яшел порошок, күбрәк шырпы кабында очрый; • ачык утта җылытылган аш hәм чәй кашыклары күренә; • ампулада hәм таблеткада дарулар (демидрол, тынычландыргыч hәм йокы дарулары) табыла; • «Беломорканал» папиросы яки аның кәгазь тышы күренә; • шприцлар hәм аларның кәгазьләре; • рәсем яки символ төшерелгән төрле төстәге таблеткалар булырга мөмкин; • кесәсендә почтаныкына охшамаган маркалар йөри. Әгәр сезнең шикләнүләрегез дөрескә чыкса, нәрсә эшләргә? Каушап калмагыз! Балагызны игътибар белән күзәтүегезне дәвам итегез. Куркытырга, җәза бирергә ашыкмагыз. Шул ук вакытта, «ул безгә мәктәпкә химия (яки биология) дәресенә кирәк», «ул әйбер минем дустымныкы» дигән уйдырмаларына ышанып бетмәгез. Кайгыртуыгызны hәм аңлавыгызны күрсәтегез, белгеч-наркологка мөрәҗәгать итәргә күндерегез. Әгәр улыгыз яки кызыгыз белгечкә барырга теләми икән, үзегез нарколог hәм яшәгән районыгызның эчке эшләр идарәсендә балигъ булмаганнарның хокук hәм тәртип бозуларын кисәтү бүлеге белән киңәшләшә аласыз. |
Категория: Мои статьи | Добавил: 70radil (2009 Фев 24)
|
Просмотров: 1003
| Рейтинг: 0.0/0 |
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи. [ Регистрация | Вход ]
|
|
У нас искали |
как снова выровнять обс lost alpha таблица артефактов и реце� сталкер лост альфа 1.4007 артефак выровнять обсидиановые мет� s.t.a.l.k.e.r. - lost alpha dc тайник в баке тепловаз сравнение натовских винтов тайник наверху ба lost alpha свалка тайник в контейнер� лост альфа сталкер оружие stalker lost alpha dc энциклопедия артефакта |
|