Анекдот |
Комиссар полиции спрашивает у новичка: — Вы знаете, что такое «детектор лжи»? — Конечно! Я даже недавно женился на одном из них... |
Статистика |
![](/stat/1739036868)
Онлайн всего: 3 Гостей: 3 Пользователей: 0 |
|
КЕМГӘ ТУЙ, КЕМГӘ БАШКА,
Япония Йолалар монда — бик көчле нәрсә, шулай да яшьләр хәзер үзләренчә яшәргә тели. Беренчедән, хәзер яшьләр җәмәгатен ата-анасы hәм яучылар ярдәменнән башка эзли. Икенчедән, никахлашу еш кына ике этапта үтә: башта синтоистик храмда, аннан соң протестантларча. Һәрберсе өчен, аеруча кәләшләргә, аерым кием. Беренче очракта алар кимоно кисә, икенчесенә ак туй күлмәге кияләр. Кимоно бәясе яхшы автомобиль хакы торуы бар, шуның өчен аны еш кына прокатка алалар. Тантаналарда 90 тирәсе кеше катнаша hәм мәҗлес аш-су өстәле артында өч сәгатьләп дәвам итә. Банкет бәясе ел фасылына hәм атна көненә бәйле үзгәреп тора: гадәти көннәрдә hәм җәйләрен ул арзанрак. Барлык чыгым уртача 30-40 мең долларга төшә. Әгәр инде яшьләр чит илгә туй сәяхәтенә дә чыгып китсә, 80 мең долларыңны чыгарып саласың. Швейцария Швейцария яшьләренең тормышыннан иске йолалар юкка чыккан, аларның туйлары Германиядә яисә Франциядә үткәрелгәннәреннән юньләп аерылмый да диярлек. Никахны мэриядә теркәр алдыннан ике атна сынау вакыты бирелә. Шушы ике атна эчендә рәсми матбугатта теркәләсе никах турында белдерү басылып чыгарга тиеш — монысы исә берәр аферистның берничә никахка керүен кисәтү өчен. Икенче йола бүләкләр белән бәйле. Никах алдыннан кияү белән кәләш берничә туй кибетендә йөреп чыга hәм аларда үзләренә кирәк булачак бүләкләр исемлеген калдыра. Монысы туган-тумачаның hәм дусларның кесә калынлыгын чамалап эшләнә. Ә инде туйга чакыру билетларында hәркемгә бер кибетнең адресы языла, анда аларны теге исемлек көтә. Чакырылучылар бер бүләкне сатып ала hәм исемлектә «алынды» дигән билге ясый, нәтиҗәдә бертөрле бүләкләр кабатланмый. Туйлар, нигездә, кунакханәле рестораннарда үтә — ерактан килгән кунакларга куну урыннары да әзер. Америка Америкада туй эре алыш-биреш, финанс килешүенә керә hәм ул 16 мең доллар чамасына төшә. Ә бу сумма — уртача еллык хезмәт хакының яртысы. Монда дини йолалар кечле булганлыктан, hәр туй чиркәүдә ярәшүдән башлана. Анда башта якыннары белән кияү килә, өстендә 500-800 долларлык кара смокинг (прокатта көненә 150 доллар). Кәләш килгәч, ул машинадан әтисе (яисә абруйлы башка ир туганы) белән култыклашып чыга. Кәләшнең энесе-сеңелләре булса, аларга паж рольләре — кәләш артыннан туй күлмәгенең шлейфын (озын итәк очын) тотып бару йөкләтелә. Алтарь алдында ризалык биргәннән соң үбешүләр hәм балдаклар белән алмашу. Чиркәүдән кыңгырау чыңы астында чыкканда кунаклар яшь парны колмак hәм кечкенә төсле кәгазь кисәкләре (конфетти) белән коендыра. Шунда ук фотограф йөри (500 доллар), видеоязма (1,5 мең доллар) ясала. Бүләкләр алдан ук яшь парның яшәячәк фатирына илтелә. Еш кына өй кирәк-ярагы, савыт-саба, көнкүреш приборлары, күлмәк кебек нәрсәләр бирелә. Артыгы соңрак өй алдында сатуга куела. Конвертларда акча бирү кабул ителмәгән, ә менә букетка беркетелгән чек копиясе — рәхим ит! Чиркәүдә ярәшкәннән соң мэриядә теркәләләр, монысы мәҗбүри дә түгел. Ә адвокатлар — иң мөhим кешеләр, чөнки алар никах контракты төзүдә катнаша, ә анда hәркемнең бурычлары бик җентекләп язылган булырга тиеш. Англия Монда бу йола — күпләгән кунаклар, мәҗбүри бүләкләр, ялланган кабриолетлар, шампан шәраблары, чәчәкләр диңгезе, чит илдә мәҗбүри ике атна туй сәяхәте hәм башкалар. Мәҗлесләрдәге hәр йола үтәлә, шуңа ул сценарий буенча, шома бара, hәркем үз ролен белә. Шунысы да билгеле булсын: монда 16 яшьтән никахка керергә мөмкин, ә алкогольле эчемлекләр 18 яшьтәгеләргә генә сатыла! Кунакларны күп җыялар: 100дән 300 кешегә кадәр. Алар еш кына шәhәрдән читтә, махсус болынга чакырыла, махсус катер да яллыйлар. Бу урынның әти-әниләр йорты яки ресторан да булуы мөмкин. 150 кешелек гадәти өстәл шәhәрдән читтәге аерым йортта (особнякта) 4,5-5 мең доллар чамасы торса, байларча оештыру 50 меңгә дә баса. Бүләкләр, гадәттә, кухня кирәк-ярагы, савыт-саба була, конверт та ярый. Иң еш — тостер бүләк ителә. Аристократлар hәм башка билгеле кешеләрнең туйлары турында хәбәр зур-зур матбугат басмаларында белдерүләр битендә басыла. |
Категория: Мои статьи | Добавил: 70radil (2009 Фев 27)
|
Просмотров: 1986
| Рейтинг: 0.0/0 |
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи. [ Регистрация | Вход ]
|
|
У нас искали |
lost alpha свалка тайник в контейнер� лост альфа сталкер оружие lost alpha таблица артефактов и реце� сталкер лост альфа 1.4007 артефак как снова выровнять обс s.t.a.l.k.e.r. - lost alpha dc тайник в баке тепловаз какой прицел идет на грозу в � тайник наверху ба выровнять обсидиановые мет� сравнение натовских винтов |
|