Чт, 2025 Дек 18
GROVE FAMILIES
Меню
Анекдот
В Антропологическом музее идет экскурсия. Молодой эскурсовод говорит:
— Посмотрите сюда. Перед вами череп Петра I в пятнадцатилетнем возрасте. Идем дальше. Этот череп Петра I в тридцатилетнем возрасте. А это посмертный череп Петра I.
Один из экскурсантов заинтересовался рассказом и спрашивает:
— Простите, а как это три черепа одного человека?..
— А Вы из какой группы?
— Из взрослой.
— Проходите. Это экскурсия для школьников.
Категории раздела
Мои статьи [49]
GamerStuff [268]
Наш опрос
Библиотека! Как вам удобнее?
Всего ответов: 18
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
Форма входа
Главная » Статьи » Мои статьи

КАЛЬЦИЙ КИРӘК КЕМГӘ ДӘ!
Әгәр организмга кальций җитмәсә, тормышның рәте китә. Кулдан кинәт савыт-саба төшеп китүләр, көзән җыерулар, нервлар какшау — бөтенесе тәнгә кальций җитмәү галәмәте. Кальций кытлыгыннан сөякләр тиз сынучан була. Сынган сөяк тиз генә ялганмый аптырата. Олы яшьтәгеләр моның белән аеруча җәфа чигә. Картая башлаган организм кальцийны тиешенчә үзләштерә алмый. Эремчек кебек кальцийга бай ризыкларны алырга акчаң да җитмәсә, эшләр бөтенләй харап.
Әгәр кинәт йөрәгегез чәнчеп авыртса, валидол кабарга ашыкмагыз. Бәлки эремчек ашап алу ярдәм итәр. Кальций кытлыгы йөрәк мускулларының эшчәнлеген какшата.
Берара балалар табиблары рахиттан котылдык дип сөенгәннәр иде. Тик шатлыклары озакка бармады. Ирекле базар икътисады чоры башланганнан бирле рахит яңадан һөҗүмгә күчте. Моның сәбәбе — кальций кытлыгы. Бүген балалар тиешле ризыкны ала алмыйлар.
Кальций кытлыгы булмасын өчен кешегә көн саен ризык белән 1,5 грамм кальций керергә тиеш. Ләкин керү бер хәл, ул әле үзләштерелергә дә тиеш. Ә бу матдә бары тик майлар белән бергә генә үзләштерелә. Һәр 0,06 грамм кальцийга 1 грамм май кирәк. Бу минераль матдә яхшырак үзләштерелсен өчен тагын кайбер кагыйдәләрне үтәргә туры килә. Эремчекне кара ипи белән ашарга ярамый. Кара ипидәге фитин кислотасы кальций үзләштерүне тоткарлый. Кузгалак кислотасы да (ул кузгалакта, какаода бар) кальцийның үзләштерелүенә комачаулый.
Кальцийны дару итеп тә кулланалар. Әйтик, йокысызлыктан интеккәндә, аллергия, истерия, ялкынсыну авырулары вакытында кальцийлы препаратлар куллану бик файдалы.
Сезнең игътибарга кальцийлы ризыкларның исемлеген тәкъдим итәбез (саннар — бу ризыкларның 100 граммында кальций микъдары, миллиграммнарда):
сыр    1050
соя    358
петрушка яфрагы    245
укроп    223
эремчек (ярым майлысы)    164
майлы эремчек    150
майсыз эремчек    120
ногыт борчагы    150
хөрмә    127
сөт, кефир    120
борчак    115
шпинат    106
яшел суган    100
чөгендер    77
кузаклы ногыт    65
солы ярмасы    64
геркулес    52
Категория: Мои статьи | Добавил: 70radil (2010 Мар 05)
Просмотров: 1451 | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Поиск
Друзья сайта
  • Мой канал YouTube
  • На Україні є футбол?
  • У нас искали
    s.t.a.l.k.e.r. - lost alpha dc тайник в баке тепловаз
    сталкер лост альфа 1.4007 артефак
    тайник наверху ба
    какой прицел идет на грозу в �
    выровнять обсидиановые мет�
    lost alpha таблица артефактов и реце�
    тайник копченого
    лост альфа сталкер оружие
    сравнение натовских винтов
    как снова выровнять обс
    Скачай-ка
    [2010 Ноя 05][Транспорт/Vehicles]
    AMG H2 HUMMER JVT HARD TUNING v.2 [final] (0)
    Почитай-ка
    [2025 Мар 11][World of GTA]
    Гид по звуковым архивам (заскриптованные фразы) Grand Theft Auto IV: The Lost and Damned (0)
    Посмотри-ка
    Copyright MyCorp © 2007-2025