Анекдот |
Приехал чукча в Москву. Собралась компания выпить. Думают: кого послать в магазин. Чукчу! Пошел он. Час нет, два нет. Через три часа возвращается без выпивки. Его спрашивают: — Где же ты так долго был? — Стал я, однако, в очередь. Час стою, два стою. Подходим к магазину, спускаемся в подвал, а продавец, однако, умер... |
Статистика |
Онлайн всего: 3 Гостей: 3 Пользователей: 0 |
|
ҮКЧӘ ТИРЕСЕ ЯРЫЛСА
Үкчәдәге тире артык коры булганда һәм сыгылмалылыгын югалтканда бик тиз ярылучанга әйләнә. Тирене тәрбияләмәгән һәм дәвалау чаралары күрелмәгән очракта, яралар исә тагын да тирәнәяләр. Алар хәтта канарга да мөмкин. Тирәнәйгән яралар аша организмга инфекция эләгү куркынычы бар, ә ул җитди чирләрнең дә барлыкка килүенә сәбәп булырга мөмкин. Шуңа күрә үкчә тиресе ярылган очракта аны һич тә игътибарсыз калдырмагыз. Өй шартларында халык дәвалау чаралары кулланып дәваларга киңәш ителә. * 1 л суга 1 аш кашыгы бәрәңге крахмалы салып болгатырга. Ярылган үкчә тиресенә әлеге катнашма белән примочка ясарга кирәк. Примочканы көн дә ясап 30 минут тирәсе тотарга киңәш ителә. Примочка ясаганнан соң, майлы крем яисә гөлсирин сөртергә кирәк. * Бәрәңге кабыгын пешерергә дә шуңа, бераз суына төшкәч, аякларны 20-25 минут тирәсе тыгып утырырга. Шуннан соң аякларны яхшылап юарга да кастор мае сөртергә. * 1 литр суга бер аш кашыгы тырнак гөл (календула) чәчәкләрен салып, сүрән ут өстендә 5 минут кайнатырга. Шуннан соң зур булмаган суганны ваклап турарга һәм шулай ук ваклап туралган бер аш кашыгы каланхоэ гөлен әлеге массага кушып болгатырга да үкчәгә сыларга, 3 сәгатьтән соң юып алырга. * Ярты литр суга бер уч җитен орлыгы һәм шул ук күләмдә вакланган бәрәңге кабыгын салып, куе ботка барлыкка килгәнче пешерергә. Ботканы 38-42°С ка кадәр суытырга да, аякларны шуңа 20 минут тыгып утырырга кирәк. Аннан аякларны юарга да йомшаган тиреләрне яралар кырыеннан кисеп алырга. Яраларны 2 процентлы йод төнәтмәсе белән эшкәртергә, ә аяк табанына крем сөртергә киңәш ителә. |
Категория: Мои статьи | Добавил: 70radil (2010 Апр 21)
|
Просмотров: 1191
| Рейтинг: 0.0/0 |
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи. [ Регистрация | Вход ]
|
|
У нас искали |
какой прицел идет на грозу в � сталкер лост альфа 1.4007 артефак lost alpha таблица артефактов и реце� stalker lost alpha dc энциклопедия артефакта тайник копченого тайник наверху ба s.t.a.l.k.e.r. - lost alpha dc тайник в баке тепловаз как снова выровнять обс выровнять обсидиановые мет� сравнение натовских винтов |
|