Аллаh — Аллаhы Тәгаләнең 99 исеменең иң беренчесе. Бу исем бөек Хак Тәгаләнең башка исемнәреннән аермалы, чөнки башка исемнәрнең hәрберсе аңлаткан мәгьнәләрне бер сүз үзе генә дә ачыклый. Бу исем шул ук вакытта Исме Әгьзамдыр. Аллаhның башка исемнәре аерым-аерым мәгънәне аңлаткан дәлил булыр, бу исем бөтен сыйфатларны берләштерә. Димәк, Аллаh исеме Аның 99 исеме белдергән барлык мәгънәләрне дә эченә ала. «Аллаh» сүзенең шундый бер үзенчәлеге бардыр ки, Аллаh белән берәү дә уртаклаша алмый, икенче төрле әйтсәк, Аллаhтан башка бу исемнең бирелүе мөмкин түгел. Шуның өчен дә Коръән-Кәрим Аның исеме илә башлана.
Аллаhның барлыгын белеп, барлыгына инанып, Аның беркем вә бернәрсә белән дә уртаклыгы булмавына ышанып, гыйбадәт кылынырга бердәнбер Мәгьбүднең (коллык кылынырга тиеш булган зат) Ул гына булуын белү, калебен вә йөрәген Аңа мәхәббәт илә сугару. Бу ярату, башка сөюләрдән аермалы буларак, Аннан бераз курку вә сыенудыр.
Мөселман кеше бары тик Аңа гына гыйбадәт кылырга вә дәхи ярдә
...
Читать дальше »