Бу сорауга җавап Германия диетологлары исәпләгән таблицада күрсәтелә. Анда ризыкның калориясе hәм ул калорияләрне файдаланып бетерү өчен физик эш яисә спорт күнекмәләренең күләме билгеләнә. Менә ул таблица:
* Бер чынаяк шулпа (10 кал) — 20 минут җәяү йөрү.
* Бер карамель-конфет (20 кал) — 15 минут гимнастика.
* Бер чынаяк кофе яисә шикәрле чәй (45 кал) — 20 минут бадминтон уйнау.
* Уртача зурлыктагы алма (65 кал) — 12 минут йөзү.
* Бер йомырка (85 кал) — 9 минут футбол.
* Бер стакан сыра (95 кал) — 6 минут сикергеч белән күнегүләр.
* Бер телем ипи (100 кал) — 25 минут өстәл теннисы.
* Бер стакан виноград согы (110 кал) — 24 минут гимнастика.
* Бер порция сөт өсте (150 кал) — 65 минут гимнастика.
* Сыр белән бутерброд (150 кал) — 25 минут теннис.
* Бер порция пешкән бәрәңге (170 кал) — 45 минут бию.
* Бер кисәк торт (290 кал) — 60 минут гимнастика.
* Бер порция кыздырылган бәрәңге (330 кал) — 40 минут футбол.
* Ярты литр сөт (330 кал) — 35 минут
...
Читать дальше »