Әйе, кышын ташбакалар йокларга тиеш. Ә сезнең фатирыгызда җылы, шуңа күрә ул мескен кышкы йокыга китә алмый. Син аны, йомшак чүпрәккә төреп, тартмага сал, кипкән яфраклар булса да ярый. Тартманы бүлмәгезнең иң салкын урынына куй. Ташбакага кыш чыгу өчен иң әйбәт температура — 0°С, аны минус унга кадәр төшерергә була. Шулай итсәгез, ташбакагыз кышны бик тыныч үткәрер. Ә март аенда аны, бүлмәгә алып кереп, ком салынган тартмага урнаштыр. Бер тәүлектән соң аны көндез өстәл лампасы белән җылыта башла. Ташбака уянгач, аның тиресенә hәм панцирына көнбагыш мае сөртеп ал. Үлән, җиләк-җимеш ашат. Аны ешрак җылытып тор. Ташбаканың иң яраткан температурасы +24°С.
Просмотров: 1605 |
Добавил: 70radil |
Дата: 2009 Фев 18
|
|