Пн, 2024 Апр 29
GROVE FAMILIES
Меню
Анекдот
Муж уехал в командировку. Жена привела домой любовника. Внезапно вернулся муж. Жена взмолилась:
— О боже, спаси меня!
— Спасу, но ты согласна через пять лет утонуть?
— Согласна! Я на все согласна!
Жена вскоре забыла об этом. В океане через пять лет тонет пароход, на нем жена. Она снова взывает к богу:
— О боже, спаси меня!
— А уговор наш помнишь?
— Хорошо, я утону, но за что же все другие погибнут?
— Я вас таких пять лет собирал!
Наш опрос
Библиотека! Как вам удобнее?
Всего ответов: 15
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
Форма входа

Главная » 2009 » Февраль » 13 » ЯЗМЫШЫҢ — ҮЗ КУЛЫҢДА
07.58.49
ЯЗМЫШЫҢ — ҮЗ КУЛЫҢДА
Кулыңдагы сызыкларны уку өчен багучы хиромант булу шарт түгел. Бу сәләт сезгә холкыгызны яхшырак белергә hәм үз мөмкинлекләрегезне бәяләргә ярдәм итәр. Кайсы кулыгыз белән язсагыз, шул кулны өйрәнегез.
Тормыш сызыгы. Иң әйбәте – озын hәм туры сызык. Әлеге сызык озынрак булган саен, билгеле инде, сезнең өчен яхшырак.
Баш сызыгы. Әгәр дә ул тормыш сызыгыннан аерылган булса, бу сезнең мөстәкыйль кеше икәнлегегез турында сөйли. Ә баш сызыгы тормыш сызыгы белән кисешү сезнең гаиләгә hәм гореф-гадәтләргә зур игътибар итүегезне аңлата. Тирән hәм бормалы булуы сезнең иҗади кеше булуыгызга ишарәли. Тормышчан фикер йөртүчеләрнең бу сызыгы туры була.
Йөрәк сызыгы. Ул сезнең чәнти бармак турысыннан башланып китә hәм баш бармакка таба юнәлә. Әлеге сызык күтәрелү юнәлешендә булса, бу сезнең йомшак күңелле булуыгыз турында сөйли. Сызыкның төшә баруы — басынкылык билгесе. Ә инде ул тирән дә икән, димәк, сез бик кызу канлы, темпераментлы кеше.
Бәхет сызыгы. Бу — беләзектән китә торган сызык бәхет hәм үз-үзеңә ышану турында сөйли. Ул тормыш сызыгыннан башлана икән, димәк, сезне Ходай Тәгалә үзе кайгырта. Ә ярты юлда өзелеп тагын ялгануы сезнең карьерагыз үзгәрүе турында сөйли. Бу сызык бөтенләй булмаган кешеләргә борчылырга кирәкми — бу сезнең үз язмышыгызга үзегез хуҗа булу турында сөйли.
Уңыш сызыгы. Бу сызык та беләзектән башлана hәм атсыз бармакка таба юнәлә. Бу сызыкның тормыш сызыгы белән янәшә баруы сезгә, тормыш юлыгыз башланганда, гаилә ярдәм итүе турында сөйли. Сез алган белемегездән файдалана беләсез. Бу сызык учның уртасыннан башланса, димәк, сезгә тормышта көрәшергә туры килгән. Уңыш сызыгы бәхет сызыгы белән бергә башланган кешеләрне бөтен өлкәдә дә уңыш көтә. Ул баш hәм йөрәк сызыклары арасыннан башланамы? Сез тормышта күп нәрсәгә ирешәчәксез.
Гаилә тормышы сызыгы. Алар сезнең гаиләгә мөнәсәбәтегез турында сөйлиләр. Сызыклар җиңелчә hәм сай булса, бу сезнең көчле дәрткә hәвәс булуыгызга ишарә. Ә тирән сызыклар сезнең гаилә мәсьәләсендә бик җитди кеше булуыгызны аңлата. Сизелер-сизелмәс сызыкмы? Сезнең өчен гаилә әллә бар, әллә юк.
Балалар сызыклары. Алар сезнең балаларга, үсемлекләргә hәм йорт хайваннарына ни дәрәҗәдә бәйләнгән булуыгыз турында сөйлиләр. Алар берничә икән, димәк, сез башкалар турында кайгыртырга яратасыз.
Сиземләү сызыгы. Аның булуы сезнең психологик мөмкинлекләрегез зур булуы турында сөйли. Сез аларны тормышның барлык өлкәләрендә дә файдалана аласыз.
Просмотров: 1487 | Добавил: 70radil | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Поиск
Друзья сайта
  • Мой канал YouTube
  • На Україні є футбол?
  • Календарь
    «  Февраль 2009  »
    ПнВтСрЧтПтСбВс
          1
    2345678
    9101112131415
    16171819202122
    232425262728
    Картинка
    У нас искали
    тайник копченого
    выровнять обсидиановые мет�
    какой прицел идет на грозу в �
    тайник наверху ба
    lost alpha свалка тайник в контейнер�
    как снова выровнять обс
    Copyright MyCorp © 2007-2024