Анекдот |
В старые давние времена в королевстве Непал существовало правило, когда привилегии получали только граждане королевства. Но возник вопрос: кто является гражданином? Король издал указ: «Гражданином королевства Непал является каждый человек, зачатый непальцем и непалкой». |
Статистика |
Онлайн всего: 1 Гостей: 1 Пользователей: 0 |
|
Главная » 2009 » Февраль » 14 » АВЫРГАН КЕШЕНЕҢ СӨННӘТЕ
00.09.38 АВЫРГАН КЕШЕНЕҢ СӨННӘТЕ |
Әгәр дә берәү хасталыкка төшә икән, гореф-гадәт буенча ул кеше тәрбиягә мохтаҗ санала hәм аның башын бәйләү, урын җәеп, шунда яткыру, ялгызын калдырмау тиешле эш күрелә. Хәбәрләрдән аңлашылганча, авыру вә хасталык адәм балаларына гәнаhлары өчен Аллаhы Тәгаләдән бирелә. Интегеп газаплану – шул гөнаhларның авырлыгы hәм аларны ярлыкау өчен Хак Тәгаләнең авырлыклар китерүе хакында сөйлиләр. Киңәш. Авыруга калган кешегә улемнән куркуы ярый торган эш түгел, әмма үлемне исенә төшерергә ярамый дип белдерү дә дөреслеккә хилафлык китерә. Түшәккә ята торган авыру үлемне уена кертә ала, ләкин адым саен яки хәл белергә кергән кеше саен: «Мин үләрмен инде», — дигән кебек сөйләнү дә мөселманга хас сыйфат түгел. Үлемнән hичбер вакыт куркырга ярамый. Чөнки болай итеп бу кеше үлемне Аллаhы Тәгаләгә тиңдәш кыла. Хак мөселман өммәтләре бары тик Алланың үзеннән генә куркырга hәм аннан гына ярдәм көтәргә бурычлылар. Аллага шәриклек итү — гөнаh. Шул ук вакытта үлемне искә төшермичә тору да яхшы түгел. Адәм баласы үлемнең барлыгын, җанының тәннән аерылачагын хәтереннән бер дә чыгармаска тиеш. Хәдисләрдән күренгәнчә, үлемне исендә тоткан кешеләрне Аллаhы Тәгалә зур ялгышлардан вә гөнаhлардан сакларга тырышыр hәм ярдәмен бирер. Үлемне хәтерендә тоткан кешеләр дин юлында йөрерләр, дәрвиш булырлар. Хаста түшәгенә яткан кеше Аллаhы Тәгаләдән үлем көтә икән, ул вакытта изгелек белән китәргә мөмкинлек бирүен үтенсә, үзенең җан тынычлыгы hәм кыямәттә күрәчәге өчен уңайлык тудырыр. Үлем авыр булганлыктан, аны тыныч hәм батырлык белән каршы алу сөннәт гамәл санала. |
Просмотров: 1087 |
Добавил: 70radil
| Рейтинг: 0.0/0 |
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи. [ Регистрация | Вход ]
|
|
У нас искали |
тайник копченого lost alpha свалка тайник в контейнер� какой прицел идет на грозу в � тайник наверху ба выровнять обсидиановые мет� как снова выровнять обс |
|