Ср, 2024 Май 15
GROVE FAMILIES
Меню
Анекдот
Брежнев читает речь на митинге:
— Мы никогда не забудем безвременно ушедшего от нас Леонида Ильича Бреж... Тьфу, черт! Опять чужой пиджак надел!..
Наш опрос
Библиотека! Как вам удобнее?
Всего ответов: 15
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
Форма входа

Главная » 2009 » Февраль » 17 » ЙОЛА БУЕНЧА ЙОРТ САЛУ
10.14.27
ЙОЛА БУЕНЧА ЙОРТ САЛУ
Әгәр дә берәр кеше гаиләсе өчен йорт салырга уйлаган икән, бу вакытта ул иң элек ниятләп эшкә керешергә тиеш, ягъни Аллаhы Тәгаләнең исемен телгә алып, йорт төзүенең салкыннан вә эсселектән саклау өчен икәнлеген белдереп куяр. Кеше башына алты аршыннан исәпләп салынган, яки аннан кимрәк булган бина, шәригать буенча, сөннәт санала. Артыкка өмет тоту бер дә килешә торган эшләрдән түгел.
Ибраhим hәм аның улы Исмәгыйль пәйгамбәрләр Кәгъбәне бина кылып күтәргәндә көн саен бер рәт таш сала торган булганнар. Шуннан чыгып, шәригать китаплары да йорт салырга керешкән кешегә көнгә бер рәттән әртыгын салырга киңәш итмиләр. Әмма болай эшләү вакытны сузу өчен булмыйча, киресенчә яхшылап җиткерү бәрабәренә булырга тиешле. Бураны бурау, аны киптерү, йортны җиткерү шактый олы вә мәшәкатьле эш булганлыктан, аларның барчасы бергә күп вакыт сарыф итүне сорыйлар. Шулай булгач, әзер бураны бер көндә мүкләп күтәреп кую татар вә өммәт йоласына туры килә hәм бу очракта пәйгамбәрләрдән калган йола бозыла дип әйтергә hичбер урын калдырылмый.
Беренче кагыйдә. Йортны эшләгәндә, алдан ук таза вә чиста урынны әзерләп куярга вә ниятләргә кирәк.
Икенче кагыйдә. Йортны төзеп бетергәч, күп кешеләр аның диварларын hәм кыекларын бизәргә тотыналар. Кайбер шәригать китаплары йорт диварында hичбер сурәт булмаска тиеш дип белдерәләр. Әмма алар ялгышмыйча калмаганнар. Сурәт вә җан иясенең рәсемнәре дә диварда вә кыекта, вә башка бизәлмеш урыннарда булырга мөмкин. Әмма алар табигый хайваннарның вә башкаларның үз зурлыкларында гына булмасыннар. Иң яхшысы — җан иясе булмаган әйберләрнең рәсемнәрен төшерү дә җитәр. Тагын да яхшырагы — төрле ысуллар белән сырлап hәм төрле төсләр белән буяп бизәкләү. Чөнки сурәт, беренчедән, җан сораса, икенчедән, фәрештәләрнең канатларын кисә, аларны тарлый.
Просмотров: 1760 | Добавил: 70radil | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Поиск
Друзья сайта
  • Мой канал YouTube
  • На Україні є футбол?
  • Календарь
    «  Февраль 2009  »
    ПнВтСрЧтПтСбВс
          1
    2345678
    9101112131415
    16171819202122
    232425262728
    Картинка
    У нас искали
    тайник наверху ба
    какой прицел идет на грозу в �
    выровнять обсидиановые мет�
    тайник копченого
    lost alpha свалка тайник в контейнер�
    как снова выровнять обс
    Copyright MyCorp © 2007-2024