Анекдот |
— Доктор, Вы почему такой расстроенный? — Сегодня умер мой пациент... — Это Вам урок — плату за лечение надо брать вперед. |
Статистика |
Онлайн всего: 1 Гостей: 1 Пользователей: 0 |
|
Главная » 2009 » Февраль » 19 » РИЗЫКНЫҢ ЧАМАСЫН НИЧЕК БЕЛЕРГӘ?
08.34.44 РИЗЫКНЫҢ ЧАМАСЫН НИЧЕК БЕЛЕРГӘ? |
Бу сорауга җавап Германия диетологлары исәпләгән таблицада күрсәтелә. Анда ризыкның калориясе hәм ул калорияләрне файдаланып бетерү өчен физик эш яисә спорт күнекмәләренең күләме билгеләнә. Менә ул таблица: * Бер чынаяк шулпа (10 кал) — 20 минут җәяү йөрү. * Бер карамель-конфет (20 кал) — 15 минут гимнастика. * Бер чынаяк кофе яисә шикәрле чәй (45 кал) — 20 минут бадминтон уйнау. * Уртача зурлыктагы алма (65 кал) — 12 минут йөзү. * Бер йомырка (85 кал) — 9 минут футбол. * Бер стакан сыра (95 кал) — 6 минут сикергеч белән күнегүләр. * Бер телем ипи (100 кал) — 25 минут өстәл теннисы. * Бер стакан виноград согы (110 кал) — 24 минут гимнастика. * Бер порция сөт өсте (150 кал) — 65 минут гимнастика. * Сыр белән бутерброд (150 кал) — 25 минут теннис. * Бер порция пешкән бәрәңге (170 кал) — 45 минут бию. * Бер кисәк торт (290 кал) — 60 минут гимнастика. * Бер порция кыздырылган бәрәңге (330 кал) — 40 минут футбол. * Ярты литр сөт (330 кал) — 35 минут дзюдо көрәше. * Бер порция яшел борчак (350 кал) — 50 минут утын кисү. * Печенье белән җимешле туңдырма порциясе (440 кал) — 62 минут кар көрәү. * Макаронлы гуляш порциясе (570 кал) — 55 минут дзюдо көрәше. * Кыздырылган ярты чебеш (810 кал) — 2 сәгать ишкәк ишү. * Бер порция майлы ит (900 кал) — сәгать буена стенага обой ябыштыру. Менә шундый мәгълүматларны да белеп туенсагыз, буегыз-сыныгыз да зифа булыр, тәнегездә көч-сихәт тә кимемәс. |
Просмотров: 875 |
Добавил: 70radil
| Рейтинг: 0.0/0 |
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи. [ Регистрация | Вход ]
|
|
У нас искали |
тайник копченого тайник наверху ба как снова выровнять обс какой прицел идет на грозу в � выровнять обсидиановые мет� lost alpha свалка тайник в контейнер� |
|