Вт, 2024 Май 14
GROVE FAMILIES
Меню
Анекдот
Стрелковый взвод попал в засаду. Лейтенант говорит солдатам:
— Главное сейчас — сохранять хладнокровие.
— Куда уж больше, — говорит один солдат. — У меня кровь настолько холодная, что зуб на зуб не попадает.
Наш опрос
Библиотека! Как вам удобнее?
Всего ответов: 15
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
Форма входа

Главная » 2009 » Февраль » 20 » АГАЧ ҺӘМ ВАК КУАКЛАР УТЫРТУ
13.50.51
АГАЧ ҺӘМ ВАК КУАКЛАР УТЫРТУ
Җимеш агачларын hәм җиләк куакларын яз көне дә утыртырга ярый. Алмагач, груша, слива, чия hәм черешняны яз көне утыртканда яхшы нәтиҗә алалар, ә карлыган, крыжовник hәм кура җиләген көз көне утырталар. Шул ук вакытта җиләк куакларын җир туңганга кадәр утыртырга кирәк. Җимеш агачларын көз көне шулай ук җир туңганчы, ә яз көне — бөреләр ачылганчы утырталар. Утырту материалын питомникларда, гадәттә, көз көне саталар. Яз көне утырту өчен алынган үсентеләрне бакчачылар кыш көне очларын көньякка каратып, авыш хәлдә җиргә тирән күмеп саклыйлар. Утыртуга күп калмый үсентеләрне җирдән сак кына казып алалар, тикшереп карыйлар: тамырлары черемәгәнме, тычканнар тимәгәнме? Чери башлаган тамырларны кисеп ташлыйлар, кәүсәдәге яраларны буяп куялар яки бакча кайнатмасы белән сылыйлар. Утыртуга хәзерләнгән үсентеләрне вакытлыча кабат туфракка күмеп торалар. Утырту чокырлары казыйлар, аннары аларга үсентеләрне утырталар.
Чокырлар казу hәм аларны куак утыртуга хәзерләү. Җир яхшы җилләп өлгерсен өчен чокырларны агачлар утыртуга кадәр 1,5-2 атна алдан казып куялар. Агачларны яз көне утырту өчен грунтның җылынуын тизләтү максатында чокырларны җир кибу белән үк казыйлар.
Чокыр казыганда билгелөү казыгы торган hәм аннары утырту казыгы куелачак урынны югалтмау өчен билгеләү казыгының уң hәм сул ягына контроль казыклар кагалар. Аларны кагу өчен 150 см озынлыктагы утырту тактасы кулланалар, аның уртасында hәм баш-башларында ян-як уемнар була. Үзәк уемнан баш-баш уемнарга кадәр ара бертигез булырга тиеш. Утырту тактасын билгеләү казыгы үзәк уемга керерлек итеп рәткә аркылы куялар. Тактадагы кырый уемнарга 30 см озынлыктагы контроль казыклар кадап куялар. Шуннан соң чокыр казуга керешәләр.
Билгеләү казыгы тирәли үсентенең зурлыгына карап 60-100 см диаметрлы түгәрәк сызалар. Чокыр казыганда чыккан туфракны аерым салалар: чокырның бер ягына — өске черемәле катламны, икенче ягына — астагы, азрак уңдырышлы грунтны. Ташларны, сарут, билчән hәм башка чүп үлән тамырчаларын аерым җыялар. Чокырның стеналарын текә ясыйлар. 60-70 см тирәнлеккә җиткәч, чокырның төбен йомшарталар — бер көрәк тирәнлегендә казып чыгалар.
Әзер чокырларга кайрыларыннан чистартылган, 130-150 см озынлыктагы казыклар утырталар; алар имән, чыршы яки бүк булса яхшы. Әгәр казыклар башка токымнан булса, аларның җир өстеңда калачак урта өлешләрен яндырып күмерләтәләр яки сумалалыйлар: бу аларны черүдән саклый.
Казыкларны дөрес кагу өчен утырту тактасыннан файдаланалар. Аны кырый уемнары белән контроль казыкларга таба куялар, ә үзәк уемга казыкны кагалар. Аннары казыкларны селкенмәслек итеп җиргә кагалар.
Һәр чокырга 2-4 чиләк черемә яки таркалган торф-тирес компосты салалар. Минераль ашламалар кертү киңәш ителми. Аларның үсемлекләргә җайлашып үсеп китүләрен кыенлаштырулары ихтимал.
Булган органик ашламаларны ике өлешкә бүләләр. Бер өлешен җирнең өске катламы белән катнаштырып, чокырның төбенә салалар, таучык шикелле итеп яртысына кадәр тутыралар, черемәнең (компостның) икенче яртысын утырту вакытында турыдан-туры агач тамырларына салалар. Комлы туфракларда чокыр төбенә 5 см калынлыкта черемә кушылган балчыксыл туфрак яки балчык салып калдыралар. Әлеге катламны былтыргы яфраклардан, өйдән чыккан чүп-чардан, утын көленнән дә җыеп салырга мөмкин. Бу катлам утырту чокыры тирәсендә туфракның су режимын яхшырта. Балчыксыл туфракларда комлы катламнар эшләү киңәш ителми.
Кипшенгән үсентеләрне утырту алдыннан 1-2 тәүлек суда тоталар.
Просмотров: 2155 | Добавил: 70radil | Рейтинг: 5.0/1
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Поиск
Друзья сайта
  • Мой канал YouTube
  • На Україні є футбол?
  • Календарь
    «  Февраль 2009  »
    ПнВтСрЧтПтСбВс
          1
    2345678
    9101112131415
    16171819202122
    232425262728
    Картинка
    У нас искали
    lost alpha свалка тайник в контейнер�
    выровнять обсидиановые мет�
    тайник наверху ба
    какой прицел идет на грозу в �
    как снова выровнять обс
    тайник копченого
    Copyright MyCorp © 2007-2024