Нык үскән аскы казна — кешедәге суперменлык билгесе, чокырлы ияк — баш әйләндерүченеке, кысык күзләр «хәтәр хатын» дигән сүз... Кеше йөзе турында без белген серләр, мөгаен, шушылардан артмыйдыр да. Алай да, күзәтүчәнлекне арттырыр өчен генә булса да, бераз физиогномика белен шөгыльләнү дә зыян итмидер.
«Йөзне уку» сәнгатенә түземлелек белән hәм бик озак өйрәнергө кирәк, бу аңлашыла да, чөнки игътибарга лаеклы иң характерлы билгеләр генө дә 130га якынлаша. Япон физиогномистлары, мәсәлән, күздән генә дә 40 билге тапканнар. Йөзнең 40 яшьтә генә формалашып җитүен дә истән чыгармаска кирәк. Борын тулы гына мәгълүмат бирә. Озын борын — көчле шөхес. Шуның өстенә әле ул туры да булса, димәк, без нечкә хисләргә бирелмәүче материалист белән эш итәбез дигән сүз. Мондый борынлы кешенең күзләрө дә зәңгәр булса, аның тормышка таләпләре бик зурдан. Өстендө бөкресе булган кимерчәклө озынча борын караңгы чырайлы, тәкәббер кешеләрдә очрый. Кыска борын ачык күңел hәм оптимистлык турында, җәенке борын
...
Читать дальше »