Анекдот
— Какая разница между словами «горе» и «беда»? — Если Леонид Ильич пойдет по Кремлевской стене и упадет — это горе. А беда — это если он не пойдет.
Статистика
Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
Главная » 2009 » Январь » 28 » ЙӨЗЛӘРЕҢӘ БАГЫЙМЧЫ...
21.43.26
ЙӨЗЛӘРЕҢӘ БАГЫЙМЧЫ...
Иреннәр күп нәрсә турында сөйли ала. Кечкенә авыз тормыш мәшәкатьләре белән күп көрәшүчедә була. Йомшак холыклары аркасында да алар күп кыенлыклар күрәләр. Зур авыз — көчлелек сыйфаты (хатын-кызларда да). Хисчән кешеләрнең авызы кечерәк кенә була, ирен почмаклары аска төшеп тора. Кысылган нечкә иреннәр вакчыллык hәм бераз кырысрак холык турында сөйли. Чыгынкы өске ирен кыюсызлыкны, ә аскы чыгынкы ирен эгоистлыкны күрсәтә. Көлгәндә кеше кулы белән авызын каплый икән, димәк, ул үз-үзенә ышанмый, күләгәдәрәк калырга ярата, үз эчендә чокчынырга hәм үзен-үзе бик нык тәнкыйтьләргә хирыс. Тиз ышанучан кеше көлгәндә башын артка ташлый; хыялый үзе дә сизмәстән битенә яки чәченә кагылып ала, ә халәте кәефкә бәйлеләр көлгәндә борынын җыера. Колаклар... Озын колаклар (кашлардан биегрәк) — акыл дәрәҗәсенең бик зур булу билгесе; озынлык күз тигезлегендө булса — акыл дәрәҗәсе уртачадан югарырак. Кечкенә, юан, ятып тора торган колаклар кайвакыт вакчыллык, үчлелек, алдакчылык турында, ә озын тар колаклар бер чиктән икенче чиккә ташланучанлык, каты холык турында сөйли. Колак йомшагы никадәр озынрак булса, кешенең гомере дә шулкадәр озынрак, акыл дәрәҗәсе дә шулкадәр зуррак була. Көнчыгышта колак йомшагы озын булган кешелөрне акыл иясе дип исәплиләр. Һөм соңгы киңәш. Кешенең йөзенә карап, күзләрегез күргән буенча гына түгел, йөрәгегез әйтүе буенча да нәтиҗә ясагыз.
Просмотров: 1128 |
Добавил: 70radil
| Рейтинг: 0.0 /0
Всего комментариев: 1
Порядок вывода комментариев:
По умолчанию
Сначала новые
Сначала старые
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[
Регистрация |
Вход ]
У нас искали
тайник копченого выровнять обсидиановые мет� какой прицел идет на грозу в � lost alpha свалка тайник в контейнер� как снова выровнять обс тайник наверху ба