Пн, 2024 Апр 29
GROVE FAMILIES
Меню
Анекдот
У пьяного хватило сил добраться до своей двери. Он вставил ключ в замочную скважину и тут же упал. Проспал до утра. Утром жена собирается на работу, пытается открыть ключом дверь изнутри. Ключ не входит. Тогда она начала кричать:
— Васька, паразит! Открой дверь — я же на работу опаздываю!
Он приподнял голову и отвечает:
— А где шлялась всю ночь — туда и иди!
Наш опрос
Библиотека! Как вам удобнее?
Всего ответов: 15
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
Форма входа

Главная » 2009 » Январь » 29 » СИНЕҢ КҮЗЛӘР...
15.49.08
СИНЕҢ КҮЗЛӘР...
Юкка гына күзләрне «күңел көзгесе» димиләр бит. Зур күзләр хисчәнлек hәм еш кына әйдәп баручанлык сәләте турында сөйли. Күз кабагындагы күпсанлы җыерчыклар хакимлеккә омтылучанлык билгесе. Бик «түгәрәк» күзләр хыялый, ялкау hәм хәтта әле ялганчы кешеләрдә дә була. Уртача зурлыктагы күзләр тотрыклы, йомык холыклыларда, сирәк кенә тәкәбберләрдә була. Кечкенә кара күзләр йөгерек акыл, кызыксынучанлык hәм еш кына телгә осталык турында сөйли; әгәр дә инде алар түгәрәк hәм гел йөреп тора икән — сак булыгыз, сезнең каршыда циник hәм ялганчы. Озынча күзләр — акыллылык; кысып караучы, эчкә баткан күзләр үтө күрүчөнлек hәм шикләнүчәнлекне, кайвакыт хәйләкәрлек hәм хөсетлекне чагылдыра. Эчкә баткан күзләр, гомумән, тормышта уңышсызлыклар күп булу билгесе, хәйләкәрлек, шикләнүчәнлек hәм хөсетлек тә шуннан килә. Ачык караш, түгәрәк күзләр тирәсендәге «каз тәпиедәй» җыерчыклар (әгәр алар горизонталь урнашкан булса) акыллы, сизгер кешедә була. Сфинкс күзләре (озынча күзләрнең почмаклары өскәрәк күтәрелеп торса) нечкә холыклыларда була.
Кузнең төсе яшәү көченең ни дәрәҗәдә булуы турында сөйли. Кара, көрән hәм яшел күзләр тормыш энергиясенең тулылыгын чагылдыра, аның каравы, ачык төстәге күзлеләрдә ул, ихтыяр көче кебек үк, җитенкерәп бетми. Җете зәңгәр күзлеләргә хисчәнлек, киң күңеллелек, күндәмлек хас. Тонык зәңгәр күз тыныч, салкын кешеләрдә була. Ачык көрән күзләр — оялчанлык, ә тимер ялтыраулы коңгырт-кара күзләр энергия, нык ихтыяр hәм хезмәт сөючәнлек турында сөйли. Соры күзләр — яхшы күңеллелек, намуслылык билгесе. Сары күзлеләрдән (түгәрәк яки кысылган) сакланыгыз — Көнчыгышта мондый күзләрне юлбарыс күзе диләр, ә бу ерткычның холкын барыгыз да белә.
Просмотров: 1868 | Добавил: 70radil | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Поиск
Друзья сайта
  • Мой канал YouTube
  • На Україні є футбол?
  • Календарь
    «  Январь 2009  »
    ПнВтСрЧтПтСбВс
       1234
    567891011
    12131415161718
    19202122232425
    262728293031
    Картинка
    У нас искали
    как снова выровнять обс
    lost alpha свалка тайник в контейнер�
    тайник наверху ба
    какой прицел идет на грозу в �
    выровнять обсидиановые мет�
    тайник копченого
    Copyright MyCorp © 2007-2024