Пн, 2024 Апр 29
GROVE FAMILIES
Меню
Анекдот
— Вы последовали моему совету спать при открытом окне?
— Да, доктор.
— Значит, Ваша астма пропала бесследно?
— Нет, доктор. Бесследно пропали мои золотые запонки.
Наш опрос
Библиотека! Как вам удобнее?
Всего ответов: 15
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
Форма входа

Главная » Архив материалов
Венеция суды 60 яшьлек хезмәткәр Атос Багатины 900 көнлек ялга җибәрү турында хөкем чыгарган. Бу әфәндегә, соңыннан ачыклануынча, «хезмәт чире» кагылган булган. Күп еллар инде ул ял кеннәрендә дә эшли, отпуск алмый. Үзе ялда чакта бөтенләй тәртип калмас, барысы да юкка чыгар дип курка икән. Шулай да Багати әфәндегә бернинди куркыныч та янамый, чөнки суд карары чыгарган ялы бетүгә аңа пенсиягә китәргә вакыт җитә.
Просмотров: 748 | Добавил: 70radil | Дата: 2009 Фев 27 | Комментарии (0)

Язучы Леонид Леонов 500 төрле кактусны үзе үстерә, яңа сортлар чыгара торган булган.
Просмотров: 927 | Добавил: 70radil | Дата: 2009 Фев 25 | Комментарии (0)

Джейссина Бетлисс — компьютер белгече. Аның соңгы хезмәтләре параличланган кешеләр өчен эшләнгән. Алар яңа компьютер программалары ярдәмендә телефоннан шалтырата, телевизорны кабыза-сүндерә hәм башка шундый эшләрне эшли ала башлаячаклар. Авыруларга бары тик уй ярдәмендә боерык кына бирергә кирәк булачак. Джейссина эшләгән программа баш миенең сигналларын кабул итә hәм аларны көнкүреш техникасын эшләтә торганга әйләндерә.
Мондый компьютеры булган кеше киләчәктә уй ярдәмендә машина да йөртә алачак.
Просмотров: 744 | Добавил: 70radil | Дата: 2009 Фев 24 | Комментарии (0)

Иң бытбылдык кеше исеменә Англиядә яшәүче 27 яшьлек балыкчы лаек булган. Ул 50 сәгать буена бертуктаусыз үзенең әбисе турында сөйләгән.
Просмотров: 772 | Добавил: 70radil | Дата: 2009 Фев 23 | Комментарии (0)

Кайда ничектер, ә менә Сингапурда бу җинаять санала. ГФРдан килгән бер ир-ат сингапурлы хатын-кызның иңбашына кагылып алган hәм 500 доллар штрафка тартылган. Судья аның бу гамәлен «хатын-кыз намусына сексуаль hөҗүм» дип санаган. Сингапур туризмны үстерү департаменты махсус таблица чыгара. Әйтик, хатын-кызның иңбашына, биленә, ботына ул теләмәстән орынган өчен 300дән алып 500 долларга кадәр штраф салына. Инде менә арт санына шап итеп аласың икән, 4-5 мең долларыңны әзерләп куй. Әгәр кемдер аларның күкрәгенә яки, белешмәдә әйтелгәнчә, башка берәр «сексуаль органына» орынса, аңардан шактый зур сумма алу белән генә чикләнмәсләр, ә 9 айга төрмәгә дә озатырлар, билдән түбән урыннан берничә тапкыр чыбык белән дә узарлар.
Просмотров: 936 | Добавил: 70radil | Дата: 2009 Фев 22 | Комментарии (0)

Ике тикшерүче бер шикле адәмне күзәткән. Көне буе аның артыннан машинада йөргәннәр, кичен теге кеше өенә кайткан. Ә боларның китәргә хакы юк. Хәлдән тайган тикшерүчеләрнең олырагы: «Бу тирәдә минем таныш хатыным яши, кереп кенә чыгыйм эле», — дип сызган. Икенчесенә исә машинада кунарга туры килгән. Ул арткы утыргычка күчеп, брезент белән капланган да йокыга талган.
1-2 сәгатьтән ниндидер тавышка уянып киткән ул. Бераз гына күтәрелеп караса, машина китеп бара икән, ә алгы утыргычларда — ике яшүсмер. Тикшерүче аңына килгәнче, яшүсмерләрнең берсе икенчесенә: «Син ничек уйлыйсың, Пашка, безне ментлар кайчан эзли башларлар икән?» — ди. Икенчесе җавап бирергә дә өлгерми, арткы утыргычтагы тикшерүче: «Ә мин монда инде!» — дип малайның чигәсенә пистолет китереп тери. Котлары алынган малайлар баганага бәрелә язалар...
Шулай итеп, яшь каракларга үз-үзләрен милиция бүлегенә алып барырга туры килә.
Просмотров: 881 | Добавил: 70radil | Дата: 2009 Фев 21 | Комментарии (1)

Җимеш агачларын hәм җиләк куакларын яз көне дә утыртырга ярый. Алмагач, груша, слива, чия hәм черешняны яз көне утыртканда яхшы нәтиҗә алалар, ә карлыган, крыжовник hәм кура җиләген көз көне утырталар. Шул ук вакытта җиләк куакларын җир туңганга кадәр утыртырга кирәк. Җимеш агачларын көз көне шулай ук җир туңганчы, ә яз көне — бөреләр ачылганчы утырталар. Утырту материалын питомникларда, гадәттә, көз көне саталар. Яз көне утырту өчен алынган үсентеләрне бакчачылар кыш көне очларын көньякка каратып, авыш хәлдә җиргә тирән күмеп саклыйлар. Утыртуга күп калмый үсентеләрне җирдән сак кына казып алалар, тикшереп карыйлар: тамырлары черемәгәнме, тычканнар тимәгәнме? Чери башлаган тамырларны кисеп ташлыйлар, кәүсәдәге яраларны буяп куялар яки бакча кайнатмасы белән сылыйлар. Утыртуга хәзерләнгән үсентеләрне вакытлыча кабат туфракка күмеп торалар. Утырту чокырлары казыйлар, аннары аларга үсентеләрне утырталар.
Чокырлар казу hәм аларны куак утыртуга хәзерләү. Җир яхшы җилләп өлгерсен өчен чо ... Читать дальше »
Просмотров: 2152 | Добавил: 70radil | Дата: 2009 Фев 20 | Комментарии (0)

Бу сорауга җавап Германия диетологлары исәпләгән таблицада күрсәтелә. Анда ризыкның калориясе hәм ул калорияләрне файдаланып бетерү өчен физик эш яисә спорт күнекмәләренең күләме билгеләнә. Менә ул таблица:
* Бер чынаяк шулпа (10 кал) — 20 минут җәяү йөрү.
* Бер карамель-конфет (20 кал) — 15 минут гимнастика.
* Бер чынаяк кофе яисә шикәрле чәй (45 кал) — 20 минут бадминтон уйнау.
* Уртача зурлыктагы алма (65 кал) — 12 минут йөзү.
* Бер йомырка (85 кал) — 9 минут футбол.
* Бер стакан сыра (95 кал) — 6 минут сикергеч белән күнегүләр.
* Бер телем ипи (100 кал) — 25 минут өстәл теннисы.
* Бер стакан виноград согы (110 кал) — 24 минут гимнастика.
* Бер порция сөт өсте (150 кал) — 65 минут гимнастика.
* Сыр белән бутерброд (150 кал) — 25 минут теннис.
* Бер порция пешкән бәрәңге (170 кал) — 45 минут бию.
* Бер кисәк торт (290 кал) — 60 минут гимнастика.
* Бер порция кыздырылган бәрәңге (330 кал) — 40 минут футбол.
* Ярты литр сөт (330 кал) — 35 минут ... Читать дальше »
Просмотров: 872 | Добавил: 70radil | Дата: 2009 Фев 19 | Комментарии (0)

Әйе, кышын ташбакалар йокларга тиеш. Ә сезнең фатирыгызда җылы, шуңа күрә ул мескен кышкы йокыга китә алмый. Син аны, йомшак чүпрәккә төреп, тартмага сал, кипкән яфраклар булса да ярый. Тартманы бүлмәгезнең иң салкын урынына куй. Ташбакага кыш чыгу өчен иң әйбәт температура — 0°С, аны минус унга кадәр төшерергә була. Шулай итсәгез, ташбакагыз кышны бик тыныч үткәрер. Ә март аенда аны, бүлмәгә алып кереп, ком салынган тартмага урнаштыр. Бер тәүлектән соң аны көндез өстәл лампасы белән җылыта башла. Ташбака уянгач, аның тиресенә hәм панцирына көнбагыш мае сөртеп ал. Үлән, җиләк-җимеш ашат. Аны ешрак җылытып тор. Ташбаканың иң яраткан температурасы +24°С.
Просмотров: 1602 | Добавил: 70radil | Дата: 2009 Фев 18 | Комментарии (0)

Әгәр дә берәр кеше гаиләсе өчен йорт салырга уйлаган икән, бу вакытта ул иң элек ниятләп эшкә керешергә тиеш, ягъни Аллаhы Тәгаләнең исемен телгә алып, йорт төзүенең салкыннан вә эсселектән саклау өчен икәнлеген белдереп куяр. Кеше башына алты аршыннан исәпләп салынган, яки аннан кимрәк булган бина, шәригать буенча, сөннәт санала. Артыкка өмет тоту бер дә килешә торган эшләрдән түгел.
Ибраhим hәм аның улы Исмәгыйль пәйгамбәрләр Кәгъбәне бина кылып күтәргәндә көн саен бер рәт таш сала торган булганнар. Шуннан чыгып, шәригать китаплары да йорт салырга керешкән кешегә көнгә бер рәттән әртыгын салырга киңәш итмиләр. Әмма болай эшләү вакытны сузу өчен булмыйча, киресенчә яхшылап җиткерү бәрабәренә булырга тиешле. Бураны бурау, аны киптерү, йортны җиткерү шактый олы вә мәшәкатьле эш булганлыктан, аларның барчасы бергә күп вакыт сарыф итүне сорыйлар. Шулай булгач, әзер бураны бер көндә мүкләп күтәреп кую татар вә өммәт йоласына туры килә hәм бу очракта пәйгамбәрләрдән калган йола бозыла ди ... Читать дальше »
Просмотров: 1755 | Добавил: 70radil | Дата: 2009 Фев 17 | Комментарии (0)

« 1 2 ... 4 5 6 7 8 »
Поиск
Друзья сайта
  • Мой канал YouTube
  • На Україні є футбол?
  • Календарь
    «  Апрель 2024  »
    ПнВтСрЧтПтСбВс
    1234567
    891011121314
    15161718192021
    22232425262728
    2930
    Картинка
    У нас искали
    какой прицел идет на грозу в �
    lost alpha свалка тайник в контейнер�
    тайник копченого
    тайник наверху ба
    выровнять обсидиановые мет�
    как снова выровнять обс
    Copyright MyCorp © 2007-2024